Шәһәр башлыгы Казанның рестораторлары һәм отельерлары белән киңәшмә үткәрде.
(KZN.RU, 16-нчы октябрь). “Без бер көймәдә, максатыбыз бер – шәһәрнең лаеклы тышкы кыяфәтен булдыру, аны ялтыратып җибәрү”, - дип белдерде бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең рестораторлары һәм отельерлары белән очрашу барышында.
2013 елның июль аенда Татарстан башкаласына дөньяның 180 иленнән 100 меңнән артык турист җыелачак. Кунакчыллык индустриясе вәкилләре белән киңәшмәне ачканда шәһәр башлыгы Универсада кунаклары һәм казанлыларның кәефләре нинди булу кунакханәләр, рестораннар һәм кафелар сервисынна бәйле булачак дип белдерде. “Дөнья күргән кешеләр киләчәк. Кунакчыллык сәнгатендә Екатеринбург, Самара һәм Уфа шәһәрләре белән түгел, ә хезмәт күрсәтү өлкәсендә еллар дәвамында бик югары дәрәҗәдә эш алып барган Бангкок, Измир, Стамбул, Шеньчжэнь, Белград шәһәрләре белән көч сынашырга туры киләчәк”, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Мэр.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, кунакханә һәм ресторан бизнесы заманча булырга тиеш, шуңа күрә эшлисе эшләр күп әле. Кафе, рестораннар, кунакханәләр, такси эшендә вак-төяк мәсьәләләр була алмый: “Чиста эскәтер һәм алъяпкыч, кунакханәләрдә wi-fiдан куллану мөмкинлеге, номерларда чит телдәге телеканаллар булырга тиеш, бәдрәфне иснәп табып булырга тиеш түгел”.
Казанда 1250 җәмәгать туклану предприятиесе, 88 кунакханә, хостел һәм мотель бар. Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм районнар администрацияләре 255 җәмәгать туклану предприятиесе һәм 74 кунакханәне Универсиада кунакларын кабул итү әзерлегенә тикшерде, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
Объектлар фасадлар, керү ишекләре, түбәнең техник торышы, тышкы реклама, инглиз телендә мәгълүмат булу, паркинг, инглиз телендә сөйләшүче персонал, мультимедиа мөмкинлекләре, шулай ук “Доступная среда” таләпләренә туры килү критерийлары буенча тикшерде.
Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, тикшерү барышында иң күп ачыкланган җитешсезлекләр арасында – инглиз телендә сөйләшүче хезмәткәрләр булмау һәм “Доступная среда” таләпләренә туры килмәү. “Нигездә бу пробелма зур булмаган җәмәгать туклану урыннарында һәм 1-2 йолдызлы кунакханәләрдә күзәтелә”, - дип аңлатты Р.Нигъмәтуллин.
Студентларның җәйге уеннары алдыннан инглиз телен өйрәнү кирәклеге турында сөйләгәндә, Илсур Метшин 1600 җәмәгать туклану предприятиеләренең 1600 хезмәткәре чит телне өйрәнергә тиешлеген белдерде, әмма заявкалар бары тик 33 кешегә бирелгән. Яхшы сервис тәкъдим итү, әмма клиент белән кул хәрәкәтләре ярдәмендә аңлашу кыйбатлы костюмда, ләкин пычрак резин галош киеп басып торуга тиң”, - дип белдерде И.Метшин. Универсиадага һәр отель, кафе һәм ресторанда инглиз телендә аңлаша алырлык персонал булырга тиеш.
Предприятиеләрнең күбесе Универсиаданы үткәргән айга инглиз телен белгән студентларны эшкә алырга карар кылган. Шәһәр башлыгы вакытлыча алына торган хезмәткәрләрне 2013 елның май аенда түгел, ә хәзер эзләргә киңәш итте. “Эшкә вакытлыча урнашкан студентларны өйрәтүдән мәгънә юк, әмма оешманың нигезен аңлату берайчан соң түгел. Яңартылган аэропорт ачылуга, эре мегаполисларга туры рейслар барлыкка киләчәк, туристлар агымы үсәчәк, ә чаралар артып торачак”, - дип белдерде Мэр.
Илсур Метшин отель, кафе һәм рестораннар янындагы территорияләрне төзекләндерүгә аерым игътибар бирде һәм предприятиеләр җитәкчеләрен “Яшел рекорд” акциясендә катнашырга чакырды. “Заведение баскычтан түгел, аның алдындагы мәйданнан башлана. Агач утырту мөмкинлеге булмаса, чәчәкләр утыртуны оештырып була. Керү ишекләрен гранит яисә мәрмәрдән ясауны таләп итмибез, сүз элементар эстетика һәм сезгә килүчеләргә хөрмәт күрсәтү турында бара”, - дип саный шәһәр башлыгы.
Казан районнары башлыклары хәбәренә караганда, бизнесменнарның бер өлеше белән кунакчыл мохит булдыру буенча үзара аңлашуга ирешеләгән. Аерым алганда Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә 238 объект (56 – отель, кунакханәләр, 73 кафе, бар һәм 109 ресторан) тикшерелгән. 163 предприятие җитәкчеләре белән хезмәттәшлек хакында килешү төзелгән.
Әмма кайбер җитәкчеләр капма-каршы позициядә. Шулай итеп, “Добрая столовая” (Бауман, 21), “Старый Баку” (П.Коммунасы, 25), “Самарканд” та (Калинин, 52) кунак кабул итү эшен оештыру түбән дәрәҗәдә. “Шакир” хостелы (Мәскәү урамы, 40) һәм “Дуслык” кунакханәсе (П.Коммунасы урамы, 12) хезмәттәшлектән баш тарттылар, дип хәбәр итте Идел буе һәм Вахитов районнары башлыгы Андрей Лобов. Илсур Метшин үз объектларын элементар нормалар таләпләренә туры китерү буенча хезмәттәшлектән баш тарткан оешмалар исемлеген әзерләргә кушты.
“Казан хакында фикер “Ривьера” рестораны яисә Татар кулинариясе йорты буенча түгел, йомшак урыннар буенча төзеләчәк. Моннан тыш, бөтен кеше “Шаляпин”, “Корстон” һәм “Мираж” кебек эре отельләрдә яшәмәячәк, шуңа күрә хостеллар һәм кечкенә кунакханәләр шулай ук халыкара дәрәҗәдә булырга тиеш”, - дип белдерде И.Метшин.
Киңәшмә ахырында шәһәр Мэры эшмәкәрләргә башкарылган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде. “Универсиада кунакларына беренче тәэсирне икенче тапкыр булдыра алу мөмкинлеге булмас”, - дип нәтиҗә ясады ул.