(KZN.RU, 17-нче октябрь). Соңгы елларда Казанда алып барыла торган зур масштаблы төзелеш эшләре шәһәрнең яшеллегенә шактый зур зыян китерде. Гамәлдәге законнар таләпләре нигезендә, киселгән агачлар урынына төзүчеләр яңаларын утыртырга тиеш. Әмма бүгенге көндә агачларны күчереп утырту буенча бурыч 16 мең агач тәшкил итә. Бу хакта Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов Казан Мэры Илсур Метшин катнашындагы традицион “төзелеш чәршәмбесе”ндә шулай дип белдерде.
Киңәшмәдә кайбер подрядчы оешмаларның агач күчереп утырту буенча төгәл белешмәләр яңгырады. Мисалга, “Стройхимсервис” оешмасы артыннан 3193 агач, “Казань” ПСО оешмасыннан 3649 агач, ГИСУ – 804, “Каздорстрой” – 2974 агач, башка оешмалардан 1739 агач исәпләнә. Социаль ипотека объектларында “Ак таш”, “Торак-инвестицион компания” һәм “Татстрой” оешмалары 527 агач утыртырга тиеш булачак.
“Зур төзү эшләре вакытында шактый матур агач киселгән. Кызганычка каршы, шәһәрне үстерү, метро станцияләре, чишелешләр, җәяүлеләр юлы һәм башка объектлар төзелеше шундый корбаннар таләп итте. Хәзер без аларны төзәтергә тиеш”, - дип белдерде Илсур Метшин, төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Агачларга дөрес мөнәсәбәт мисалы итеп шәһәр башлыгы “Корстон” районындагы төзү эшләрен китерде. Биредә унъеллык агачларны кисмичә һәм зыян китермичә, “Горводзеленхоз” МУП көчләре белән башка урынга күчереп утыртканнар.
Шәһәр башлыгы шәһәргә компенсацион күчереп утырту гына түгел, ә киселгән агачлар урынына яңа агачлар утырту кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, агачлар ярдәмендә тиешле яшелләндерү эшләре үткәрелмичә, төзелеш объектлары шәһәр комиссияләре тарафыннан кабул ителмәячәк.
Бүгенге көндә, Александр Лобов билгеләп узганча, утырта торган материал сыйфаты мәсьәләсе кискен тора: “Зур агач урынына 2 метрдан биегрәк булмаган, агач кәүсәсенең әйләнәсе 2,5 – 3 сантиметрдан артык булмаган агач утыртыла. Мисал итеп Коләхмәтов, Большая Крыловка, Несмелов урамнарын китерергә була”, - дип белдерде Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары. Моңа җавап итеп төзүче компанияләр Мэрны һәм җыелганнарны агачларны таләп ителә торган сыйфатлы һәм кирәк санда утыртылачагына ышандырдылар. “Яшелләндерү мәсьәләсе – аерым мәсьәлә. Бу эшне яратып һәм шәһәргә, шәһәр халкына хөрмәт күрсәтеп башкарырга кирәк. Бу төзүчеләрнең балталарын агач утырту өчен көрәккә алмаштыра торган очрагы”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.