Шәһәр башлыгы халык зарларына вакытында ук җавап бирмәгән торак оешмалар эшен тәнкыйтьләде.
(KZN.RU, 15-нче октябрь). “Халык җылы өчен акча түли, шуңа күрә җылылык челтәрләре һәм идарәче компанияләр хезмәтләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга тиеш!” Аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Шәһәр башлыгы җылыту сезонына әзерлек вакытында башкарылган эшнең күләмен, социаль объектларга җылыны алдан җибәрү эшен югары бәяләде һәм җылылык челтәрләре һәм идарәче компанияләргә проблемалы объектның һәрберсе белән аерым эшләү кирәклеген искә төшерде. “Монда бернинди яңалык юк, йортка җылы җибәреп, подъездларның берсендә яисә аерым фатирда проблема булган ситуация белән ел саен очрашабыз”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Казанда торак милекчеләре иптәшлеге (ТМИ) хезмәт күрсәтә торган күп фатирлы 8 йортның җылыга тоташмаган. Шәһәрнең Яңа Савин һәм Вахитов районнарында урнашкан 4 йортта оештыру мәсьәләләре хәл ителә. “Мәскәү районындагы 4 йортта барлык мәсьәләләр хәл ителгән, ТМИ рәисләре җылыны бүген җибәрергә тиеш”, - дип төгәлләштерде ул.
Мэр халыкның җылы булмау хакында килеп ирешкән барлык зарларына җавап бирелмәвен билгеләде. Сүз 26-нчы сентябрь көнне эшләтеп җибәрелгән ТКХ комитетының “кайнар линия” телефоны турында бара – бирегә халыктан 3156 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Шулай ук “Открытая Казань” проекты турында – монда җылыту сезоны башыннан бирле 7598 мөрәҗәгать теркәлгән.
Илсур Метшин ассызыклап узганча, хәзерге вакытта “Открытая Казань” буенча 6256 заявка яисә 82% белән эшләнгән. “Әлеге мәсьәлә буенча иң начар эшләгән “Заречье”, “Азино-2” һәм Вахитов районының ИК билгеләргә кирәк; 16 заявкадан 7-се башкарган “Слобода” ИК. Зарлар саны минималь, заявкалар ябылган дип ышандырасыз. Әгәр шулай булса, хисапларыгызны тәртипкә китерегез”, - дип мөрәҗәгать итте Мэр районнар башлыкларына, икенче атнада башкарылган эш буенча хисап тотуны йөкләде.