(KZN.RU, 15-нче октябрь). Бүген иртән капиталь ремонт эшләреннән соң Мәскәү урамы буенча Ташаяк урамыннан алып Татарстан урамына кадәрге участокта хәрәкәт ачылды. Бу хакта Мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов шулай дип хәбәр итте. Мәскәү урамында ут баганаларын урнаштырырга, тротуарларны ясап бетерергә калды, бу эшләрне төнлә эшләячәкләр.
Бүгеннән башлап Мәскәү урамына 2, 5, 6, 10, 23, 30, 35, 35а, 37, 47, 53, 56, 63, 72, 74 һәм 91 номерлы маршрутлар кайтты. “Метроэлектротранс” МУП контакт челтәрләрен үткәргәннән соң, Болактан Мәскәү урамына 1, 4, 7, 10 һәм 22 номерлы троллейбус маршрутлары кайтарылачак.
Мәскәү урамының Үзәк стадионнан алып Татарстан урамына кадәр участок озынлыгы 2 км тәшкил итә. Ике айдан да азрак вакыт эчендә “Волгадорстрой” ҖЧҖ компаниясенең юл төзү эшчеләре 20 мең кв.м юл катламын яңарттылар. Т.Гыйззәт урамыннан алып Г.Камал урамына кадәрге 500 метрлык аеруча искергән участок юл нигезе белән бергә тулысынча ремонтланды. Моннан тыш, Мәскәү урамы буенча иске коммуналь челтәрләре алмаштырылган, ут баганалары һәм тротуарлар төзекләндерелгән.
Илсур Метшин билгеләп узганча, Мәскәү урамы буенча хәрәкәтне ачып җибәрү белән шәһәр үзәгендә транспорт ситуациясе бераз җиңеләячәк. “Әмма Тукай урамы һәм Ленин дамбасы күперенең беренче яртысы ачылганнан соң гына шәһәр үзәгендә хәрәкәт җайлашырга тиеш”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Хәзерге вакытта Тукай урамында вак таш, асфальтның түбән катламын, трамвай юллары салалар.
Шулай ук узган ялларда тулысынча Ямашев проспектын төзекләндерү тәмамланды. “Стройхимсервис” эшчеләре төзелә торган футбол стадионы каршында асфальтны салып бетерделәр. Бүген Гаврилов урамыннан чишелешкә төшү урыннарын төзекләндерү, якындагы территорияне төзекләндерү һәм юл тамгаларын төшерү планлаштырыла”, - дип сөйләде Илгиз Латыйпов.
Исегезгә төшерәбез, җәй айларында “Стройхимсервис” ҖЧҖ – Ибраһимов проспектыннан Адоратский урамына кадәр (3,2 км) - Ямашев проспектының иң озын участогын төзекләндерде. Көзнең ай ярым эчендә Адоратский урамыннан алып өченче транспорт дамбасына кадәр (1,5 км) асфальт салынды. 2012 елда Ямашев проспекты буенча 150 мең кв.м мәйданда юл катламы яңартылды. Нәтиҗәдә машиналар йөрү өлеше 16 метрга кадәр киңәйтелде, ягъни һәр якка 4-әр полоса булдырылды.
Илгиз Латыйпов доклады нигезендә, Җиңү проспектының Оренбург трактыннан алып Зорге урамына кадәрге участокта бер полосада асфальтның югары катламын салырга калган. “Камдорстрой” компаниясе бу эшне бүген тәмамларга ниятли.
“Һава торышы уңай булган вакытта тагын да ныграк эшләп калырга кирәк”, - дип башкарылган эшкә нәтиҗә ясады Мэр.
Ә менә Тихомирнов урамы районындагы төзүчеләр эшен шәһәр башлыгы нык тәнкыйтьләде: “Әмәт авышлыгында автобуста барып булмый! Даурия урамындагы эсткада астындагы юлга карагыз: бу төп автомагистраль түгел, әмма хәрәкәт бар икән, әйбәт асфальт салыгыз”, - дип ассызыклады ул.