Илсур Метшин Татарстан башкаласын яшелләндерү эшендә катнашканнарга рәхмәтен җиткерде.
(KZN.RU, 15-нче октябрь). 5 меңнән арттык казанлы “Яшел рекорд” программасын тормышка ашыру кысаларында 13-нче октябрь көнне узган беренче “яшел өмә”дә катнашты. Бу көнне барлыгы 2700 агач утыртылды. Татарстан башкаласын илебезнең иң яшел шәһәренә әверелдерәчәк әлеге эш норма булырга тиеш, дип белдерде бүгенге “дүшәмбе киңәшмәсе” барышында Казан Мэры Илсур Метшин.
“Яшел рекорд” проекты Илсур Метшин тарафыннан “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге политсоветының киңәйтелгән утырышында тәкъдим ителде. Елына кимендә 50 мең агач утыртуны максат итеп куйган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов программаны хуплады.
Җөмһүриятебез башлыгы һәм Казан Мэры беренче “яшел өмә”дә актив катнаштылар – Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин халык, “Горводзеленхоз” хезмәткәрләре, Казан дәүләт энергетика университетының студентлар отрядлары белән Чистай урамы буенча ишегалларның берсендә агачлар утыртты. Шул ук көнне иртән Илсур Метшин 169-нчы номерлы мәктәпнең кадетлар сыйныфы укучылары белән Бигичев урамы буенча 22-нче номерлы йорт ишегалдында агачлар утыртты.
“Бу бер тапкыр башкарыла торган акция генә түгел, “Яшел рекорд”ка шактый зур әһәмият бирәбез. Казан актив рәвештә үсә - яңа балалар бакчалары, мәктәпләр, транспорт инфраструктуралары объектлары төзелеп тора. Шул ук темпта без төзекләндерү һәм яшелләндерү өлкәсендә дә үсәргә тиеш. Мондый агач утырту өмәләре барлык югары уку йортлары, предприятиеләр, югары сыйныф укучылары, Казан халкы өчен норма булырга тиеш. Үз кулларыбыз белән утыртылган агачларны карап үстерүләр дә башкача бит. Бу мәсьәлә шәһәрнең тышкы кыяфәте белән генә чикләнми, шулай ук экология һәм яшь казанлыларның сәламәтлеге дә әле”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов сүзләренә караганда, өмәдә 5 меңләп казанлы катнашкан. Нәтиҗәдә 2700 агач утыртылган. Аерым алганда 1300 – ишегалларда һәм скверларда, 915 – мәагриф учреждениеләре территориясендә. Көз башыннан 9600 агач һәм 2400 куак утыртылган. Яңа агачлар Вишневский, Мәүлетов, Фучик, Зорге, Сибгат Хәким, Чуйков, Бигичев, Богатырев урамнарында, Ямашев проспектында һәм башка урамнарда барлыкка килгән.
Киләсе “яшел өмә” 20-нче октябрь көнне узачак. Агач утырту урыннары халык теләкләре нигезендә билгеләнә. Заявкалар 296-99-25 “кайнар линия” телефоны буенча кабул ителә. Хәзерге вакытта 94 заявка килеп ирешкән. Барлык заявкалар алга таба эш алып бару өчен районнар администрацияләренә тапшырыла”, - дип белдерде Александр Лобов.
Шулай ук аның сүзләренә караганда, шәһәр хакимияте көтелмәгән проблемага юлыкты. Бигичев урамы буенча балалар хастаханәсе районында “Горводзеленхоз” МУП көче белән 13 тирәк утыртылган, шулар төнлә казып алынган.
“Бу – җинаять, аны ачыклауга Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләрен җәлеп итәргә кирәк. Кызганычка каршы, бездә фонарьларны ваталар, чүп бакларын алып китәләр – моның белән көрәшергә кирәк. Шәһәр халкының игътибарлы булуы да зур әһәмияткә ия. Мондый зур агачларны махсус техникасыз казып алып китеп булмый”, - дип белдерде Казан Мэры.
“Тулаем алганда, беренче коймак төерле булмады. Әйе, яңгыр яуды, бераз юешләндек, әмма агачлар өчен яңгыр яхшы. Агач утырту өмәсендә катнашканнарга рәхмәтемне җиткерәм. Гомумән яшелләндерү эшләре буенча эшне шимбә көн генә түгел, атна дәвамында алып барачакбыз. Кызганычка каршы, барлык идарәче компанияләр дә бу эшкә җаваплы карамады әлегә. Казан кебек зур шәһәрдә эш башлап җибәрү авыррак, әмма нәтиҗәдә без яңа шәһәрле булачакбыз. Арттырмыйча – илебезнең иң яшел шәһәре булачакбыз”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.