(KZN.RU, 13-нче октябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Яңа Савин районындагы “Акварена” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә булып кайтты. Шәһәр башлыгын Казан Мэры Илсур Метшин, вице-премьер Әсгәт Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде.
Төзү эшләренә заказ бирүче һәм хуҗасы “Новинка” ҖЧҖ булган яңа шәхси спорт комплексы Короленко урамында урнашкан һәм 1-нче октябрь үз эшен башлап җибәрде.
Спорткомплекста 2 бассейн, хатын-кызлар өчен акваэробика зонасы, джакузи, фитнес-зал, кардиозал, 2 аэробика залы, мунча комплексы бар.
Татарстан Президентына кафе, мунчалар һәм сауналар комплексын, спорт залын, аэробика залын тәкъдим иттеләр. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов техник зонаны карап чыкты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж