Казан Мэры Совет районындагы "яшел өмә"дә катнашты.
(KZN.RU, 13-нче октябрь). Бүген Казанда “Яшел рекорд” проекты кысаларында беренче “яшел өмәләр” старт алды. Яңгырлы һава торышына карамастан, агач һәм куаклар утырту эше шәһәрнең 50 мәйданчыгында алып барыла. Шуларның берсендә – Совет районының Бигичев урамы буенча 22-нче номерлы йорт ишегалдында иртән Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтты.
Шәһәр башлыгы 169-нчы номерлы кадет класс укучылары белән тирәк утыртты. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, теләсә кайсы эш башлангычында яңгыр – уңай билге, ә Казанны яшелләндерү кебек мөһим эштә – икеләтә яхшы сынамыш.
Бигичев урамы буенча 22 йорт янында бүген тирәк, нарат, шулай ук әрәмә тәпичәсе, дерен, снежноягодник кебек декоратив куаклар утыртыла. Җыештыру өмәсендә “Азино-1” торак милекчеләре иптәшлеге хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, кадетлар, микрорайон халкы катнаша.
Совет районы территориясенең 10 мәйданында бүген 520 агач утыртылачак.
Шәһәр башлыгы көзге яңгырлы иртәдә “яшел өмәләр”гә чыккан казанлыларга рәхмәтен һәм якын киләчәктә Казанның төзекләндерелгән һәм яшел булачагына ышанычын белдерде.
Исегезгә төшерәбез, “Яшел рекорд” масштаблы проекты Казан Мэры тарафыннан “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге политсоветының киңәйтелгән утырышында тәкъдим ителде. Елында кимендә 50 мең агач утыртуны максат итеп куйган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге инициативаны хуплады.