(KZN.RU, 12-нче октябрь). 24-нче октябрь көнне Казан шәһәре Думасы депутатлары башкала Ратушасында чираттагы сессиягә җыелачак. Мондый карар Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган Казан шәһәре Думасы Президиумы утырышында кабул ителде. Утырышта Президиумның 13 әгъзасыннан 11-е катнашты, карар кабул итү өчен кворум бар дип исәпләнә.
Казан шәһәре Думасы сәркатибе Людмила Андреева хәбәренә караганда, XVII сессия көн тәртибенә 19 мәсьәлә, шул исәптән 4-се – план нигезендә кертелгән.
Фикер алышуга калган 15 мәсьәлә Башкарма комитет, Казан прокуроры, Контроль-хисап палатасы һәм даими комиссияләрнең депутатлары тарафыннан кертелгән.
24-нче октябрь көнне халык вәкилләре “Киләчәк-Будущее” республикакүләм мәгариф стратегиясенең төп юнәлешләре нигезендә Казан мәгариф системасы хакында фикер алышачак, 2008-2012 елларда Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы нәтиҗәләрен чыгаралар.
Депутатларга шулай ук татар драматургы, прозаик һәм публицист, шәһәрнең мактаулы гражданины Туфна Миңнуллинның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсен карап тикшерергә кирәк булачак.
Людмила Андреева көн тәртибенә Казанның Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мәсьәләсен кертү кирәклеген билгеләде. Әлеге мәсьәләне көн тәртибенә мәҗбүри рәвештә кирәк, дип белдерде Казан Мэры. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге политсоветының киңәйтелгән утырышында Казанның “Яшел рекорд” масштаблы проектын исәпкә алып, агач утыртуга караган таләпләрне анык язып чыгарга кирәк”, - дип аңлатты И.Метшин.
Көн тәртибендә шулай ук “Казан шәһәре территориясендә халыкка медицина ярдәме күрсәтү шартларын тудыру турында”, “Казан халкының Социаль ипотека программасы буенча торак алуда кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ булганнар турында”.
Булачак сессиядә депутатлар бюджетка караган 2 мәсьәлә тикшерәчәк – “Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2012 елга һәм планлы чор 2013 һәм 2014 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Казан шәһәре Думасының “Җир салымы турында”гы карарына үзгәреш кертү турында”.
Президиум әгъзалары булачак сессия көн тәртибен тулаем алганда расладылар. Депутатлар социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек даими комиссиясенең хисабын тыңладылар. Комиссия эше канәгатьләндерерлек дип табылды. Президиум катнашучылары комиссиягә социаль-икътисади үсеш программасының, бигрәк тә – эшмәкәрлек үсеше һәм муниципаль милектән файдалануны кырысрак тикшереп торырга тәкүдим иттеләр.
Утырышта Вахитов һәм Идел буе районнарының депуталар эше хакында хәбәр яңгырады. Комиссия эше канәгатьләнерлек дип танылды. Барлык депутатлар берләшмәләренә “Яшел рекорд” проектын гамәлгә ашыруны аерым контрольгә алырга йөкләнелде.