Шәһәр башлыгы иртәгә агачлар күпләп утыртылачак мәйданнарны тикшереп чыкты.
(KZN.RU, 12-нче октябрь). Иртәгә Казанда 50 мәйданда “Яшел рекорд” проекты кысаларында “яшел өмә” узачак. Казан Мэры Илсур Метшин утыртырга әзерләнгән агачларны карау барышында, башкаланы яшелләндерүдә катнашырга чакырды.
Исегезгә төшерәбез, “Яшел рекорд” масштаблы проекты шәһәр башлыгы тарафыннан “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге политсоветының киңәйтелгән утырышында тәкъдим ителде. Елына 50 меңләп агач утыртуны максат итеп куйган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативаны хуплады.
Эш сәфәре барышында Казан Мэры, аерым алганда, Вишневский урамы, 31 адресы буенча урнашкан “Шахмат скверы”нда булып кайтты. Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов сүзләренә караганда, узган елда биредә тәртип урнаштырылган, брусчатка җәелгән, иртәгә яшелләндерү эшләре көтелә.
“Кызганычка каршы, вандаллык актларына урын кала. Мисалга, яңа скверда зур булмаган һәйкәл куйдык, әмма вандаллар өчен алып куярга туры килде”, - дип борчуын сиздерде Андрей Лобов.
Булачак “яшел өмәләр” турында, А.Лобов сүзләренә караганда, җирле халык агач утыртулары эше оештырылачак йортлар подъездаларына урнаштырылачак махсус чакырулар аша белә алачак. Чакыруда чараның урыны һәм вакыты күрсәтеләчәк. Шулай ук агач утырту урыннарын теләсә кайсы кеше “Яшел рекорд” проектының кайнар линиясе 296-99-25 телефон номеры буенча яисә Казан Мэриясенең порталында (www.kzn.ru/record) таныша ала.
Иртәгә агачлар утырту татар телендә белем бирә торган 27-нче номерлы гимназия территориясендә дә планлаштырыла. Андрей Лобов шәһәр башлыгына биредә аллея төзекләндереләчәк, ә гимназиянең коймасы буенда һәм машиналар йөрү өлешендә агачлар утыртылачак дип сөйләде. Шулай итеп, җәяүлеләр зонасы буйлап “яшел коридор” барлыкка киләчәк.
Якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр шәһәр хакимиятенә бик теләп ярдәм итәчәк һәм җыештыру өмәсендә катнашачак, дип ышандырды шәһәр башлыгын пенсионер Маргарита Васильевна. Ханым микрорайонда җылылык трассалары алмаштырылганнан соң сыйфатсыз үсентекләр утыртылуы, аларның үсмәвенә борчылуын белдерде. “Шул сәбәпле, бездә сулап булмый”, - дип әйтте ул.
“Агачларны утырту экологияне яхшыртып кына калмый, шәһәр тавышыннан “яшел щит” булдырачак, без бу проблеманы хәл итәчәкбез”, - дип җавап бирде Казан Мэры.
“Барлык казанлыларга мөрәҗәгать итәм. Иртәгә “яшел өмә” булачак, барыгызны да катнашырга чакырабыз. 50 мәйданда яшел агачлар утырту эше оештырылачак. Казан – безнең шәһәребез, аның чиста, төзекләндерелгән һәм яшел булуын телибез. Шуннан безнең тышкы кыяфәтебез, экология һәм безнең сәламәтлек тора. Барлык мәсьәләләрнең бер көндә чишелеп бетмәвен ааңлыйм, әмма безнең өчен матур һәм каралган Казан гадәткә керергә тиеш”, - дип нәтиҗә ясады Татарстан башкаласы Мэры.