Быел Казанда БРИКС Уеннарын һәм саммитын уздыру нәтиҗәсендә парклар һәм скверларның рекордлы санда төзекләндерелә. Казанда халыкара чараларга сигез җәмәгать киңлеге үзгәрәчәк, аларның кайберләрендә эшләр төгәлләнгән инде. Ә шәһәрдә барлыгы 18 объект төзекләндереләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Быел төзекләндерү эшләре киң колачлы бара. Шунысы сөендерә, проектлар дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Һәр паркның яңа элементлары, үзенчәлеге барлыкка килә. Без һәрвакыт проектлау алдыннан иҗтимагый фикер алышулар уздырабыз, шуның аркасында һәр паркның кабатланмас йөзе бар», – диде мэр Илсур Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, БРИКС Уеннарын һәм саммитын уздыруга әзерлек Татарстан Республикасы башкаласында күп нәрсәне камилләштерергә мөмкинлек бирде. «Без шундый чараны шәһәр инфраструктурасын яхшырту, уңайлылыкны һәм куркынычсызлыкны арттыру өчен кулланабыз. Һәм БРИКС вакыйгаларыннан әлеге этапта билгеле бер кыенлыклар булуга карамастан, халыкка чираттагы бүләк булды, чөнки күп урыннарда капиталь ремонт һәм юллар төзелеше бара», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Мәсәлән, августка Оренбург трактында халыкара аэропорттан чыкканда «Казан» стеласын урнаштырачаклар. 5,5 м биеклектәге һәм 28 м киңлектәге яңа арт-объектны заманча стильдә милли орнамент төсләре белән бергә әзерлиләр.
Коротченко скверын төзекләндерү эшләре финал стадиясендә, анда 30 июньгә кече архитектура формалары урнаштырылачак. Игорь Куляжев искә төшергәнчә, иҗтимагый киңлек ЦУМ буйлап проектлана торган бульварның беренче өлеше булды – Сәет Галиев урамыннан Мәскәү урамына кадәр. «Элек монда пычрак һәм буталчык иде, чөнки сквер тимер юл вокзалыннан ерак түгел. Безнең куллар аңа барып җитте, без төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәкбез, бу Болакка алып баручы мөһим җәяүлеләр элемтәсе», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Мэр билгеләп үткәнчә, халык чүп-чарга борчыла, аны скверда янәшә урнашкан общепит оешмасы кунаклары калдыра. Шәһәр башлыгы Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе хезмәткәрләренә проблеманы хәл итү өчен кафе хуҗалары һәм кунаклары белән сөйләшергә кушты. «Без иҗтимагый киңлекләрне яңартканда уңай бәяләмәләргә генә күнеккәнбез, ә бу очракта халыкның сораулары туды. Яки казанлыларны тынычландырырга, яки кафе белән эшне оештырырга кирәк. Тегесен дә, бусын да бергә эшләсәк дөресрәк була», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
4,5 гектар мәйданны били торган Меңьеллык мәйданына парк җиһазларын урнаштырасы калды – моны 15 июльгә кадәр эшләү планлаштырыла. Бүген халык яңартылган юл өслеген, ремонтланган автополив системасын һәм 60 тан артык яктырту терәген күрә ала. Кремль диварлары янында 28 мең кв.м рулон газонын салганнар һәм 11,5 мең кизил куагын өч рәт тере коймага утыртканнар, ә «Йөрәкләр» чәчәкле композициясенә 17 мең чәчәк өстәгәннәр.
Бауман җәяүле урамында брусчатканы алыштырганнар, «Кремль» метро станциясенә керү юлында идән асты стеналарын һәм «Казан мәчесе» скульптурасы янында диварны яңартканнар. Бригадлар җир асты галереясенә төшү стеналары граниты белән коендырды һәм яктылык чыганакларын торгызды. Эшләр Астрономия урамыннан «Кремль» метро станциясенә кадәр үткәрелде.
Игорь Куляжев Горький исемендәге паркның керү төркемен масштаблы реконструкцияләүне искәртте. Быел монументны, җир асты җәяүлеләр кичүен һәм каршы яктагы тукталыш павильонын яңарталар. Арча зираты белән истәлекле корылма арасындагы яшел зонада эшләр төгәлләнде диярлек – бу территорияда агачлар һәм куаклар утыртканнар, газон төзегәннәр, автополив системасын монтажлаганнар, юл салганнар һәм хәзер кече архитектура формаларын урнаштырганнар.
Элегрәк Болакта Россиядә бердәм идарә системасы булган фонтанлы комплекс эшләтеп җибәрделәр. Биеклеге 15 метрга кадәр булган 56 йөзүче фонтан. «Быел кайбер проектларны төгәлләдек инде. Болак яңадан матур итеп уйнап җибәрде. Бездә моңа кадәр 22 фонтан иде, ә хәзер – 56», – диде мэр.
Шулай ук халыкара чараларга Котельников скверы да әзерләнде, ул быел яңартылган беренче объект булды. Җәмәгать киңлегендә 5,5 мең кв.м мәйданда яшелләндерү үткәрелде. Аннан соң Островский урамындагы Меңьеллык паркында эшләр тәмамланды, анда кизил куаыгыннан тере койма утырттылар һәм яңартылган фонтан эшләтеп җибәрделәр.