Мирный бистәсе каенлыгында сабан туен бәйрәм иткәндә, татар милли традицияләре элементлары белән язылышу тантанасы узачак. «23 июньдә тантанада өч яңа өйләнешүче пар катнашачак, алар арасында ике кәләш һәм бер кияү бертуган абый-апалар. Яңа гына өйләнешүчеләргә «Россия йөрәге» гаилә учагының уты тапшырылачак», – дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Елена Студеникина.
Татарстан башкаласында узган айлар дәвамында никахны теркәү тантанасы төрле локацияләрдә узды: Черек күл паркы шугалагында, «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирында, «Рамазан Фест» фестивале кысаларында Кремль яр буенда. Казан мэры Илсур Метшин ЗАГС идарәсе җитәкчесенә туй тантаналарын үткәрүгә гадәти булмаганча якын килгән өчен рәхмәт белдерде.
«ЗАГС идарәсенә креатив өчен рәхмәт белдерәсем килә. Тимераякта һәм велосипедларда узган туйны безнең әле күргәнебез юк иде. Чаңгыда булса да ярый, бары тик тату һәм бәхетле яшәсеннәр. Иң мөһиме, тимераяк һәм чаңгы юллары барысы да өйгә илтсен», – дип билгеләде Казан мэры.
Тагын бер язылышу тантанасы 29 июнь, Яшьләр көнендә, «УРАМ» экстрим-паркы мәйданында узачак. Елена Студеникина ачыклавынча, бу тантаналы чара яшьләрне тотрыклы һәм нык гаилә коруга стимуллаштыру максаты белән оештырыла.
Велоспорт сөючеләр арасында язылышу тантанасы «Төнге велофест» кысаларында узачак. Өйләнешүне 17 августта «Казан» гаилә үзәге территориясендә теркәячәкләр.
ЗАГС идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, кешеләрнең Шәһәр һәм республика көннәрендә никах теркәү теләге зур. Идарә тарафыннан күчмә тантаналар өчен өстәмә слотлар, көннәр һәм мәйданнар өстәлде. Болар: Иске Татар бистәсе, Горки-Әмәт урманы һәм «Мәскәү» мәдәният үзәге.
««Казан» гаилә үзәгендә җәйге туй сезонында язылышу
тантанасы өчен буш вакыт слотлары инде яз көне үк калмаганын истә тотып, без
тантананы чәршәмбедән үк үткәрә башладык һәм күчмә тантаналар өчен тагын
мәйданнар өстәдек», – диде Елена Студеникина.