Аппарат киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин торак йортлар ишегалдындагы тирәкләрне кисүгә аерым игътибар бирүне йөкләде. Бу – шәһәрдә янгын куркынычы тудыра торган мамык таралуны киметү чарасы булып тора.
Шәһәр башлыгы ассызыклавынча, ТР башкаласында соңгы 15 ел дәвамында мамык очыра торган тирәкләр утыртылмый. Шәһәр оешмаларын төзекләндерү эшчеләре юл буенда үсүче агачларны тәрбияләүдә, алар мамыкланмасын өчен, махсус методика кулланалар. Ләкин йорт яны территорияләрендәге утыртылган агач һәм үсемлекләрне кисү өчен идарә итүче компанияләр җаваплы.
«Юл яки төп трассалар буенда үсүче тирәкләрнең барысын да диярлек алыштырдылар я кистеләр. Торак йортлар ишегалдындагы агачлар калып бара. Идарә итүче компания һәм анда яшәүче халыкның агачларны кисәргә акчасы җитми, шуңа мамык йорт яны территорияләре һәм башка шундый урыннардан җил белән тарала », – дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Игорь Куляжев.
Идарә итүче компанияләр җирле халык белән бу турыда эш алып барсын өчен, Илсур Метшин район администрациясе башлыкларына мәгълүматны аларга җиткерүне йөкләде.
«Халык актив булган җирдә мондый мәсьәләләр юк. Гомуми җыелышларда карарлар кабул итсеннәр, техника ялласыннар, алар – торак йортларның хуҗалары. Әйдәгез, бу сорауга игътибар итик», – диде мэр.
Исегезгә төшерәбез, җәй көне тирәк мамыгы янгын сәбәпчесенә әверелергә мөмкин. Аңа тиз ут каба һәм ул зур тизлек белән яна. Мамык төрле корылмалар, склад һәм тукталышларда, ишегалды һәм тротуарларда җыела һәм ут өчен бик яхшы ягулык булып тора. Янгыннар еш кына балаларның кызык эзләп, моның ахырын уйламыйча, мамыкка ут төртүләре нәтиҗәсендә килеп чыга.