Бу атнада Казанда БРИКС+ илләре шәһәрләренең Халыкара форумы узачак. Монда Берләшкән илләрнең шәһәр һәм муниципалитетлары ассоциациясе төзелү турында хәбәр ителәчәк. Бүгенге көнгә биредә катнашуны 21 илдән 200 гә якын кеше, шул исәптән, мэрлар һәм вице-мэрлар да раслады. Шәһәргә 10 БРИКС иленнән кунаклар, шулай ук Төркия, Чили, Марокко, Индонезия, Мексика, Замбия һәм башка илләрнең җирле хакимият вәкилләре дә киләчәк. Бу хакта башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова хәбәр итте.
«БРИКС илләре шәһәрләренең Ассоциациясен төзү – безнең инициатива, аны иң югары дәрәҗәдә хупладылар, – дип ассызыклады мэр Илсур Метшин. – Халыкара берләшмәләрдә зур тәҗрибәбез булу безне мондый оешмалар файдалы белемнәрнең мөһим чыганагы була алуын өйрәтте, башка шәһәрләрдән тәҗрибә алу һәм өйрәнү өчен стимул икәнлеген аңлатты».
«Бу барлык эшчәнлек безнең халык файдасына, – дип дәвам итте шәһәр башлыгы. – Үз вакытында әйдәп баручы шәһәрләрнең тәҗрибәсе безгә Казанны үстерергә һәм әле ул вакытта Рәсәй шәһәрләре тарафыннан ачылмаган юлдан хәрәкәт итәргә этәргеч бирде. Шуңа күрә Татарстан башкаласы бүген нәкъ менә казанлылар аны ничек ярата, шундый. Бирегә иксез-чиксез Ватаныбызның һәр почмагыннан һәм чит илләрдән дүрт миллион кунак килә».
Мэрның сүзләре буенча, Казан җитәкчелегенең озак еллар дәвамында «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасы эшләре кысаларында Ауропа шәһәрләре эшчәнлеген өйрәнү мөмкинлеге бар иде. Бүген Кытай, Һиндстан һәм Азиянең башка илләре, Африка һәм Латин Америкасы илләре муниципалитетларының эшчәнлеген өйрәнүгә зур кызыксыну күзәтелә.
«Без ассоциациянең эшчәнлеген тигез хокуклык, үзара файдалы партнерлык һәм бер-беребезгә ихтирамлы караш принципларына корачакбыз. Әлеге берләшмәдә сәяси басым ясаулар һәм интригага урын булмас, дип ышанабыз. Бердәнбер максат – бер-беребезгә файдалы булу, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү һәм алган белемнәрне халык файдасына куллану», – дип ышандырды Илсур Метшин.
Евгения Лодвигова сөйләвенчә, җомга, 21нче июньгә, БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясенең оештыру җыелышы планлаштырылган. Очрашуда төзеләчәк оешманың структурасы һәм уртак проектлар турында фикер алышачаклар.
«Аргентина шәһәрләре мэрларының ассоциациягә керү белән кызыксынулары игътибарга лаек, гәрчә әлеге ил соңгы мизгелдә генә БРИКСка керер өчен гаризасын кире алган иде. БДБннән хезмәттәшләребез бик актив, без Белоруссия, Казахстан, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Тадҗикстаннан кунаклар көтәбез», – дип бүлеште спикер. Оештыру комитетының әле дә катнашуга гаризалар кабул итүен өстәде ул.
БРИКС+ илләре шәһәрләренең Халыкара форумына шулай ук үз илләренең бөтен шәһәрен тәкъдим итүче җирле хакимият ассоциацияләренең җитәкчеләре дә киләчәк. Алар арасында Бразилия муниципалитетлары Ассоциациясе президенты Ари Хосе Ванацци, Көньяк Африканың җирле үзидарә ассоциацияләре президенты Беке Стофиле, Эфиопия шәһәрләре Ассоциациясенең генераль директоры Ато Андуалем Тенав Хабти, Латин Америкасы шәһәрләр федерациясе,муниципалитетлар һәм җирле хакимият органнары ассоциацияләренең генераль сәркатибе Серхио Арредондо Ольвера, Азия мэрлары форумының генераль сәркатибе Хамидреза Галимзаде һәм башкалар.
Ассоциацияне оештыру җыелышыннан тыш, форумда катнашучыларны бай эчтәлекле программа көтә. Башкалар пунктында фикер алышу сессиясе игълан ителгән. Аның модераторы буларак, Russia Today һәм халыкара мәгълүмат агентлыгы «Россия сегодня» баш мөхәррире Маргарита Симоньян чыгыш ясаячак.
Шулай ук шәһәрләр һәм җирле хакимият ассоциацияләре арасында хезмәттәшлек һәм туганлык турындагы килешүгә кул кую, ике яклы эшлекле күрешүләр, «Города будущего: новые измерения» сессиясе, балалар рәсемнәреннән күргәзмә һәм башка күп нәрсәләр планлаштырыла.
Форумның катнашучылары үзләре белән туган телләрендәге китаплар алып киләчәк. Шулай итеп БРИКС+ шәһәрләре Ассоциациясе китапханәсен булдыруга нигез салыначак.
Казан кунаклары өчен мәдәни программа да әзерләделәр. Бу программа аларны Казанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштырачак. Зур вакыйга булып, 23 нче июньдә узачак сабантуй тора.