2024 елның биш ае нәтиҗәләре буенча ТР башкаласында аерылышулар санының 24% ка кимүе теркәлгән, ә никахлар саны 1,2% ка арткан. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә шәһәрдәге күп еллар бергә гомер итүче гаиләләрне котлаячаклар, 12 пар медаль белән бүләкләнәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина хәбәр итте.
«Мөһим күрсәткеч — аерылышулар санының кимүе, — дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин. — Чебиләрне көз көне саныйлар, әмма ел башына — бу өметләндерә һәм илһамландыра торган саннар. Алла боерса, бу ел да Казанда туачак сабыйлар саны үсүе һәм аерылышу санының кимүе белән үтсә иде».
Елена Студеникина сөйләгәнчә, 6 нчы июльдә «Туган авылым» комплексы мәйданчыгында гаилә бәйрәме булачак. Кунакларны рус һәм татар гореф-гадәтләре элементлары белән никахлашу тантанасы, Татарстан халыклары Дуслыгы Йортыннан милли туй киемнәрен күрсәтү көтә. Бәйрәмдә Казанның 12 гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк.
«Казан» гаилә үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү хөрмәтенә 6 нчы, 7 нче һәм 8 нче июль көннәрендә никахны теркәү тантанасы узачак. Бәйрәм көнендә князь Петр һәм князь хатыны Феврония һәйкәленә чәчәкләр кую планлаштырыла. Ә Балыкчы бакчасында 8 нче июльдә күп еллар бергә гомер итүче гаиләләрне хөрмәтләү булачак. Моннан тыш, шәһәр билбордларында «Нам есть куда расти!» проектында катнашучы 12 гаилә фотосурәтләре барлыкка киләчәк.
«Бу ел илебездә гаилә һәм гаилә кыйммәтләре елы дип игълан ителде. Казан күп еллар эре шәһәрләр арасында туучылар саны буенча алда бара. Гаилә — көч тә, безнең ышаныч та. Без моңа югары игътибар бирүне дәвам итәчәкбез. Матур гореф-гадәтләр, якты бәйрәмнәр никадәр күбрәк булса, Казан гаиләләрендә уңай хис-кичерешләр шулкадәр яхшырак булачак», — диде Илсур Метшин.
Ай саен Казанның ЗАГС идарәсе бүлекләре белән гаилә парларын хөрмәтләү оештырыла. Ел башыннан бирле 20 дән артык тантаналы чара үткәрелде, аларда 327 гаиләне котладылар.
Быел «Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре» проекты эшли башлады, аның кысаларында мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары өчен гаилә дәресләре уздырыла. «2024 елның биш аенда гаилә белеме буенча 15 дәрес үткәрелде, алай гына да түгел, ЗАГС идарәсе белән дәрес уздырырга теләүче мәктәпләрдән чират бар», — дип билгеләп үтте Елена Студеникина.