Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанда бәйрәм чаралары сериясе узачак. Алар сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
«Җәйге программага сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен күбрәк чаралар кертелүе бик дөрес. Гүзәл Рәмзил кызы, район башлыклары, бу мәсьәләгә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Үзенчәлекле балалар өчен мондый фестивальләрдә һәм бәйрәмнәрдә катнашу һәрвакыт зур вакыйга. Төзелә һәм капиталь төзекләндерелә торган объектларда алар өчен инфраструктура булдырып кына калмыйча, әлеге малайларны һәм кызларны шәһәр чараларына да актив җәлеп итәргә тиешбез. Балалар үз яшьтәшләре белән аралашырга тели, бу социальләшүнең мөһим юнәлеше», – диде мэр Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы казанлылар һәм башкала кунаклары күп булган бәйрәм мәйданчыкларында иминлекне тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кушты. «Балаларны яклау көне иң якты тәэсирләр генә калдырырга тиеш», – дип билгеләп үтте ул.
«Яшь гвардия»не ачу, спорт эстафеталары һәм әниләр өчен турнир
1 нче июньнең төп вакыйгасы «Әйбәт!» балалар фестивале булачак, ул «Татнефть Арена»да 10 меңнән артык яшь казанлыны җыячак. Шул ук көнне яңартылган «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагерен ачу тантанасы узачак – чарага Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов килер дип көтелә.
30 нчы майдан 2 нче июньгә кадәр «Мотор» стадионында һәм «Золотая шайба» боз сараенда яшүсмерләр өчен футбол һәм хоккей буенча ачык турнирлар үтәчәк. Ә «Савиново» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең әниләре өчен «Кожаный мяч» стадионында ярышлар оештырыла.
«Хезмәт резервлары» һәм «Мирас» стадионнарында, «Ватан» спорт комплексында, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә баскетбол, футбол һәм өстәл теннисы буенча турнирлар узачак. Моннан тыш бәйрәм программасында: бию флешмоблары, мастер-класслар, рәсем бәйгеләре, футбол буенча иптәшләрчә матчлар һәм спорт эстафеталары.
Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия регатасы һәм велосипед ярышлары: паркларда һәм скверларда нинди чаралар әзерләнгән?
Казан паркларында һәм скверларында шулай ук балалар өчен бәйрәм программасы планлаштырылган. 31 нче майда 12:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр Урицкий паркында һәм Салават Күпере торак районы паркында теләгән һәркем Мәскәү һәм Киров районнарының иҗат коллективлары чыгышларын карый ала. Кунакларны яшьләр клубларыннан мастер-класслар, спорт эстафеталары, бүләкләр уйнату һәм уен зоналары көтә.
Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта балаларны һәм аларның әти-әниләрен әкият геройлары каршы алачак. Казанлылар өчен дәртле биюләр, уен программасы, асфальтта рәсемнәр ясау һәм мастер-класслар әзерләнгән.
Традицион хәйрия регатасы 1 нче июньдә «Черек күл» паркында үтәчәк.
6 нчы июньдә Горки-Әмәт урманында сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Бәхет белән куышу» велосипед ярышы узачак. Шул ук көнне паркларда һәм Кремль яр буенда инвалид балалар өчен бушлай махсуслаштырылган велосипедлар прокатын эшләтеп җибәрәчәкләр. Әлеге паркта балачак чемпионаты да планлаштырылган. Анда концерт-күңел ачу программасы, спорт уеннары, конкурслар һәм мастер-класслар булачак.
«Сосновая роща» паркында балалар инклюзив бәйрәме узачак, анда теләге булган һәркем концерт, крио-шоу карый һәм тематик квест үтә алачак. Шулай ук бәйрәм программалары Горький исемендәге паркта, Аксенов исемендәге скверда һәм башка мәйданчыкларда да көтелә.
«Чулпан», «Сәйдәш» һәм башка мәдәният үзәкләрендә бәйрәм программасы
30 нчы майда «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Балачак иле» балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты була. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге 300 талантлы баланың чыгышларын тамаша кылырга мөмкин.
3 нче июньдә «Чулпан» мәдәният үзәге «Музыка һәм бию калейдоскобы» бәйрәмен уздыра, анда Казан шәһәр филармониясе солистлары халык җырларын һәм заманча хитларны башкарачак, ә «Казан» бию ансамбле тамашачыларны хореография композицияләре белән сөендерәчәк. Чарада социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән балалар катнашачак.
«Сәйдәш» мәдәният үзәгенең уңайлы ишегалдында «Фантазия» джаз оркестры мультфильмнардан композицияләр башкарачак. Программада: конкурслар, мастер-класслар һәм әкият геройлары белән фотосессия.
«Эскәмиядә театр» чарасында әкият персонажларын уйнап карау мөмкинлеге булачак. Бәйрәм «Дуслык әйлән-бәйләне» дип аталган зур бию марафоны белән тәмамланачак.
4 нче июньдә «Апуш» балалар татар театр студиясе үзенең сезонын зур музыкаль-театральләштерелгән концерт белән ябачак. «Сәйдәш» мәдәният үзәге сәхнәсендә барлык биш төркем дә премьера спектакльләреннән өзекләр тәкъдим итәчәк.
Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында исә бәйрәм концертлары һәм кино күрсәтү планлаштырылган.
Психология клубыннан әңгәмәләр һәм саф һавада уеннар
Балалар тимер юлы 1 нче июньдә эшли башлый, ул яшь пассажирларны җәй ахырына кадәр чәршәмбедән якшәмбегә кадәр кабул итәчәк. Тимер юл буйлап маршрут бер сәгатьтән артык дәвам итә.
А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә балалар иҗат коллективлары катнашында концерт программасы һәм рәсем күргәзмәсе узачак. Ә «Доверие» үзәгендә психология клубыннан тематик әңгәмәләр, төркем кинотерапиясе һәм онлайн-флешмоб планлаштырылган.
«Дуслык» үзәгендә балалар чыгышлары, рәсем күргәзмәләре, спорт эстафеталары һәм мастер-класслар оештырыла. Яшүсмерләр клублары ачык һавада актив уеннар, спорт турнирлары һәм иҗат программалары үткәрәчәк.
«Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлекчәсе Казан Кремле территориясендә «Ялкын фест» балалар фестивале уздырачак. Көн дәвамында түбәндәге тематик мәйданчыклар эшләячәк: «Осталар шәһәре», интерактив күргәзмә, спорт зоналары, ярминкә, милли кухня мәйданчыгы һәм башкалар.
«Казан тарихы тәгәрмәчләрдә» велоквесты Иске Татар бистәсе территориясендә планлаштырылган. Командалар К.Насыйри һәм Ф.Кәрим урамнары киселешендә урнашкан сәхнә яныннан старт ала. Маршрут К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, З.Солтан урамнары, Юнысов мәйданы һәм Кабан күле яр буе тарихи нокталарын үз эченә ала. Чарада катнашучыларны уен осталары каршы алачак, алар кыйммәтле мәгълүмат белән уртаклашачак һәм биремнәр бирәчәк. Җиңүчеләрне призлар көтә.
Диана Жиленкова