Казанда шәһәрне санитар чистарту буенча икеайлык кысаларында 22,5 млн кв.м мәйданда урамнар, юллар буйлап 17 млн кв.м яшел зоналар һәм 5,8 меңнән артык ишегалды тәртипкә китерелгән. Полигоннарга 294 мең кубометр төрле калдыклар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, казанлылар кушылган. Бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов икеайлыкка нәтиҗәләр чыгарды.
«Мин массакүләм җыештыруга кушылган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Чынлыкта, зур эш башкарылды. Казанлыларның үзләренә дә матур, төзекләндерелгән шәһәрдә яшәү рәхәт. Әмма кайбер урыннарда чүп утраулары әле калды», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Мэр район администрацияләре башлыкларына, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжевка һәм төзекләндерү предприятиеләренә калган территорияләрне 1 нче июньгә кадәр җыештырып бетерергә күрсәтмә бирде.
«Кичә Борисково поселогында яшәүчеләрдән Югары Кабан күле территориясен җыештыру буенча мөрәҗәгатьләр килде. Мин район администрациясеннән бу эшкә кушылуны сорыйм. Аңлашыла, әлеге чүп-чарны чит планетадан килүчеләр калдырмаган, аны ваемсыз һәм культурасыз кешеләр китереп аткан, әмма җыештырырга безгә», – диде Илсур Метшин.
Игорь Сәлахетдинов сүзләренә караганда, икеайлык барышында кыш буена урман полосаларында, шәхси сектордагы чокырларда һәм иске йортлар территорияләрендә барлыкка килгән 70 рөхсәтсез чүплек һәм чүп өемнәре юкка чыгарылган. «Чынлыкта, 70 чүплек – зур сан. Шуңа күрә традицион зур бәйрәмнәргә җентекләп әзерләнергә тиешбез – июнь аенда күпсанлы кунаклар көтәбез. Иң төп кунакларыбыз, әлбәттә, казанлылар, без боларның барысын да алар өчен һәм алар белән бергә эшлибез», – дип ассызыклады мэр.
Бүгенге көнгә Казанда «Локомотив» пляжында, Гаврилов, Маршал Чуйков, В.Кулагин, Г.Камал, Бирюзовая һәм башка урамнардагы урман полосалары территорияләрендә чүплекләр бетерелгән. Еш кына кешеләр яшел зоналарда каты көнкүреш калдыклары калдыра, әмма зур габаритлы төзелеш материаллары һәм тимер-бетон эшләнмәләр белән чүплекләр дә очрый.
Урамнардан, яшел зоналардан һәм ишегалларыннан тыш, икеайлык вакытында гомуми мәйданы якынча 5,5 мең га булган парклар, бакчалар һәм скверлар территорияләре чистартылган. Шулай ук пычрактан һәм тузаннан 130 км озынлыктагы куркынычсызлык коймалары, 39 меңнән артык юл билгесе һәм 800 тукталыш павильоны юылган.
Шәһәрне җыештыруга предприятиеләр актив кушылган, аларның кайберләре оештыру миссиясен үз өстенә алган. Әйтик, «СИБУР» компаниясе тарафыннан, гадәти өмәләрдән тыш, ике тапкыр – Тирән күл ярында һәм Гаврилов урамында Казансу елгасы янында – «Чиста уеннар» үткәрелгән. Уенчылар 8,5 тоннага якын калдык җыйган, аларны «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК төбәк операторы ярдәмендә сортларга аеру өчен җибәргәннәр.
«Шәһәр предприятиеләренең шәһәр территорияләрен җыештыруы – яхшы практика. «СИБУР» компаниясе чын мәгънәсендә экологик бәйрәм үткәрде: чүп-чарны җыеп кына калмадылар, предприятие хезмәткәрләрен һәм районнар халкын берләштергән чара да оештырылды. Җыелган чүп-чарның төбәк операторы тарафыннан сортларга аеру өчен җибәрелүе шулай ук дөрес карар. Мондый практикаларны киңәйтергә кирәк. Бу шәһәр экологиясе өчен дә файдалы, тәрбия процессы да», – дип билгеләп үтте мэр.
Узган ял көннәрендә икеайлыкның йомгаклау чаралары үтте. Мәсәлән, Югары Кабан күлендә гаилә өмәсе оештырылды, Дубрава экопаркы һәм «Локомотив» пляжының яр буе зонасы тәртипкә китерелде.
Исегезгә төшерәбез, гомумшәһәр өмәсендә, 20 нче апрельдә, 100 территория чистартылды һәм тугыз мең кубометрдан артык чүп-чар чыгарылды. Җыештыруда 28 меңнән артык кеше, шул исәптән 1,3 меңнән артык төрле предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты, 250 берәмлек техника җәлеп ителде. Быел яр буе зоналарына, урман полосаларына, паркларга һәм скверларга аерым игътибар бирелде, чөнки әлеге территорияләр елның җылы вакытында халык арасында популяр.
Камилә Вилданова