Максатчан юнәлеш буенча укыган 24 студент быел укытучылык дипломы алачак. Соңгы биш елда әлеге мөмкинлектән Казан мәктәпләрен тәмамлаган 215 кеше файдаланган. Педагогик кадрлар әзерләү буенча максатчан программада катнашуга 71 чыгарылыш сыйныф укучысы документлар тапшырган инде. Кабул итү кампаниясе дәвам итә, дип хәбәр итте Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
«Укытучылар әзерләүнең максатчан программасын үстерергә кирәк. Ел саен яңа мәктәпләр төзибез, һәм агымдагы ел да искәрмә түгел. Быел 1 нче сентябрьгә 4 мең укучыга исәпләнгән өч мәктәпне файдалануга тапшырабыз. Узган ел 6 мең укучыга дүрт яңа мәктәп төзелде», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Татарстан башкаласының белем бирү учреждениеләре, бөтен Россиядән кадрлар җәлеп ителүгә карамастан, укытучыларга мохтаҗлык кичерә. «Мондый төзелеш темплары белән мәгариф өлкәсендә укытучыларга ихтыяҗ бар, ә кайдадыр кытлык та, аны тулыландырырга кирәк. Республикада һәм аннан читтә иң яхшы укытучыларны эзләү базарында активлык күрсәтүдән тыш, безгә үз укытучыларыбызны да әзерләү зарур», – дип белдерде шәһәр башлыгы.
Югары уку йортында максатчан юнәлеш буенча белем алучы студентларга 15 мең сум күләмендә стипендия каралган, ул республика бюджетыннан финанслана. Беренче курстан ук студентлар югары уку йортын тәмамлагач эшкә урнашырга тиешле оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Алар әлеге учреждениеләрдә биш ел дәвамында эшләргә тиеш, дип өстәде Ирек Ризванов.
Диләрә Гафурова