Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы итеп элек 1 нче шәһәр балалар хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкарган Владимир Филатов билгеләнде. Бу хакта Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Без кадрлар сайлауга һәрвакыт зур игътибар бирәбез, ләкин сәламәтлек саклау идарәсе бу мәсьәләдә аерым җаваплылык таләп итә. 1 млн 300 мең кеше яшәгән Казанда Татарстанның һәм Идел буеның гына түгел, Россиянең дә иң эре медицина үзәкләре урнашкан. Шуңа күрә шәһәр халкының сәламәтлеге сагында әзерлекле кеше торырга тиеш. Владимир Сергеевич шундый», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ТР сәламәтлек саклау министрының яңа урынбасары бөтен гомерен медицинага багышлаган кеше. Һөнәри юлын ул санитар һәм медбрат булып башлаган, ә 2021-2024 елларда 1 нче шәһәр балалар хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкарган. Владимир Филатовны яңа вазифага ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм бүлекчәнең элеккеге башлыгы Владимир Жаворонков тәкъдим иткән.
«Гомумән алганда, сәламәтлек саклау өлкәсендә оештыручылар берлеге Владимир Филатовның халык сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертәчәгенә ышана. Аның балалар табибы булуы бик мөһим. Димәк, кайгыртучан һәм шәфкатьле йөрәккә ия. Ул йөрәк бөтен Казанга җитәрлек булсын иде», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, сәламәтлек саклау идарәсенең элеккеге башлыгы Владимир Жаворонков Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы вазифасына билгеләнде.
Белешмә
Филатов Владимир Сергеевич – медицина фәннәре кандидаты, республиканың атказанган табибы. 1974 елның 15 нче июнендә туган. 1997 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 1997-2000 елларда КДМУның неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы базасында «нейрохирургия» белгечлеге буенча интернатура һәм ординатура узган.
1993 елдан 1997 елга кадәр – 6 нчы шәһәр клиник хастаханәсенең кабул итү бүлегендә санитар, медбрат.
1997 елдан 2000 елга кадәр – Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе табибы.
2000 елдан 2014 елга кадәр – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә табиб-нейрохирург.
2014 елдан 2021 елга кадәр – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары.
2018 елдан 2021 елга кадәр – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече – балалар хирургы.
2021 елдан 2024 елга кадәр – 1 нче шәһәр балалар хастаханәсе баш табибы.
Юлия Летникова