Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясе старт алды: 21 нче һәм 22 нче майда укучылар туган тел һәм чит телләр буенча ТДИ яздылар, ә 23 нче майда география, әдәбият, химия һәм туган тел буенча БДИ тапшырдылар. Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) үткәрү өчен – 26 пункт, төп дәүләт имтиханы (ТДИ) өчен – 58 мәйданчык, дәүләт чыгарылыш имтиханы өчен 10 пункт оештырылган. Шулай ук 96 мәйданчык өй шартларында бирүчеләр өчен әзерләнгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
«Сезгә, Ирек Асаф улы, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә һәм директорлар корпусына, аудиторияләрне әзерләүдә, беренче чиратта, куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә тиешле эш оештыруны сорап, зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Тикшерүләр һәм җентекле контроль белән артык мавыгып нервланганчы, эш атмосферасы булдырырга тырышыгыз. Укытучылар өчен дә, балалар өчен дә барысы да тыныч үтәргә тиеш. Куркынычсызлык мәсьәләсе – беренче урында», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Быел Казан мәктәпләрен 6 меңгә якын – 11 нче сыйныф укучысы, 14 меңнән артык 9 нчы сыйныф укучысы тәмамлый. Ел саен укучыларның күпчелеге ТДИ тапшыру өчен информатика, җәмгыять белеме һәм география сайлый, ә БДИны профильле математика, җәмгыять белеме һәм информатика буенча язалар.
«Казанның 20 мең чыгарылыш сыйныф укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр яңгырады – аларның тормышында яңа этап башлана. Имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез. Бу мәктәп укучылары һәм, әлбәттә, ата-аналар өчен һәрвакыт бик дулкынландыргыч мизгел. Без барыбыз да моның аша үттек һәм үтәбез», – диде Илсур Метшин.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәргәндә куркынычсызлыкны һәм объективлыкны тәэмин итү максатыннан 10 меңнән артык Казан педагогы уку-укыту тренинглары һәм семинарлар узган. Пунктлар Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең кинология хезмәте белгечләре, шулай ук дәүләт имтиханы комиссиясе, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты әгъзалары тарафыннан тикшерелә.
«Штаттан тыш хәлләрне челтәр компаниясе хезмәткәрләре һәм социаль өлкә учреждениеләренә хезмәт күрсәтү департаментының авария бригадалары оператив рәвештә хәл итәргә әзер», – дип өстәде Ирек Ризванов.
Төп чорда соңгы имтихан көне 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен – 11 нче июньгә, ә 9 нчы сыйныф укучылары өчен 14 нче июньгә билгеләнгән. Шул ук вакытта имтихан көннәре туры килү яки җитди сәбәпләр нәтиҗәсендә аттестациягә килмәгән укучылар дәүләт йомгаклау аттестациясен резерв көннәрендә тапшыра ала.
Быел Россия президенты тәкъдиме буенча чыгарылыш сыйныф укучыларына 4 нче һәм 5 нче июльдә, югары уку йортларына кабул итү кампаниясе тәмамланганчы, бер фәннән БДИны яңадан тапшыру хокукы бирелде. Шул ук вакытта беренче имтихан өчен баллар юкка чыгарылачак, ягъни иң яхшы нәтиҗәне сайлап алу мөмкинлеге булмаячак.
Төп гомуми белем турында аттестат алу өчен ике мәҗбүри фәннән – рус теленнән һәм математикадан, шулай ук сайлау буенча ике фәннән имтихан тапшыру зарур. Урта гомуми белем турында аттестат рус теле һәм математика буенча база яки профиль дәрәҗәсендә имтиханнар тапшырган очракта бирелә.
Диләрә Гафурова