Казан мэриясендә стажировкалар 2022 елдан бирле үткәрелә, аларда 95 кеше катнашты. Шуларның 13 е ТР башкаласы мэриясенә эшкә урнашты.
Казан башлыгы студентларга муниципалитетта үзенең беренче эш көне турында сөйләде һәм куелган максатлардан читкә тайпылмаска кушты. «Сез белемгә омтылучан һәм бик кыю – бу яхшы сыйфат. Муниципаль хезмәттә эшләгәндә, белгеч һәм шәхес буларак үсәргә теләү, кешеләрне ярату мөһим. Икенчел һөнәрләр юк, ләкин кешеләргә хезмәт итү – аерым талант. Миллион кеше өчен эшләгәндә, һәркемне канәгатьләндерә торган чишелеш табу кыен», – дип мөрәҗәгать итте ул аларга.
Быел ТР башкаласы мэриясендә стажировка үтүгә конкурс агымдагы елның февраленнән мартына кадәр узды, ул гаризалар тапшыру һәм әңгәмә этапларыннан торды. Конкурс нигезендә сайлап алуга Казан, шулай ук Иннополис, Мәскәү һәм Уфа студентларыннан 318 гариза кабул ителде.
Стажировка кысаларында катнашучылар шәһәр инфраструктурасы объектларында: «Водоканал» предприятиесенең чистарту корылмаларында, чүп-чарны сортларга аеру станциясендә һәм икенчел чимал җыю пунктында, «Горводзеленхоз» МУП базасында, «Яратам» яшьләр үзәгендә, «Ышаныч» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә, «Игелекле Казан» коворкингында булдылар.
КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтының өченче курс студенты Сабина Харисовада «Метроэлектротранс» предприятиесенә экскурсия зур тәэсирләр калдырган. «Безгә һәр җирдә ошады. Ләкин иң истә калганы – Казан метрополитены буенча экскурсия. Безгә аның эше, составлар белән ничек идарә итүләре, шулай ук куркынычсызлык өчен кемнең һәм ничек җаваплы булуы турында сөйләделәр», – диде стажер.
Мәскәү хөкүмәтендә шундый ук стажировка проекты гамәлгә ашырыла, ул берьюлы 125 кешене колачлый. Иң яхшылары Казан мэриясе белән алмашу буенча стажировкада катнаша. Июль аенда ТР башкаласы Башкарма комитетының яшь хезмәткәрләре һәм стажировканың өченче агымын тәмамлаучылар да Мәскәүгә барачак.
Сорау-җавап сессиясендә стажерлар метрополитен төзелеше, шәһәр мэры эшенең катлаулы яклары белән кызыксындылар. Стажер Валерия Федорук шәһәрдә милли мәдәниятне саклау мәсьәләсе белән бәйле сорау бирде. «Моның нигезе – гасырлар буе дәвам иткән традицияләр. Казан – 116 милләт өчен туган шәһәр. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев әйткәнчә, безнең эштә иң мөһиме – милләтара тынычлык. Без аны кадерләп саклыйбыз», – дип җавап бирде Илсур Метшин.
Шулай ук ТР башкаласында технологик кластерны алга таба үстерү турында да сораулар бирелде. Стажер Эльвина Газиева киләсе биш елда шәһәрне үстерү планнары белән кызыксынды. «Безне балаларга экологик тәрбия бирү буенча зур эш көтә. Барыбыз да чиста, матур, төзек шәһәрдә яшәргә телибез. Моның белән төбәк операторлары, район администрацияләре башлыклары, предприятиеләр директорлары гына шөгыльләнә алмый, барлык халык чүп-чарны сортларга аерырга, урамнарның чисталыгын күзәтергә тиеш», – диде Илсур Метшин.
Очрашу ахырында Мәскәү хөкүмәтенең Карьера үсеше үзәге директоры Татьяна Коломиецка актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Казан мэрының рәхмәте тапшырылды.
Диләрә Гафурова