Быел Казанда икенчел чимал җыю өчен 1,2 мең сары сетка урнаштырылачак, каты коммуналь калдыклар туплау өчен күпфатирлы йортлар ишегалларында – 123, поселокларда 40 контейнер мәйданчыгы тәртипкә китереләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
«Ишегалларында икенчел чимал җыю системасын уйлап бетерергә кирәк. Бүгенге көндә сары сеткаларга, пластик шешәләрдән кала, тагын биш фракцияне салырга мөмкин булуын казанлыларның бик азы гына белә. Мин әлеге мәсьәләне хәл итүегезне сорыйм. Кешеләр белән эшләргә кирәк», – диде Илсур Метшин.
«Табигатькә сакчыл караш – һәр кешенең шәхси җаваплылыгы. Моны үзеңнән, коллективтан башларга кирәк. Миңа Чиләбе эшмәкәре белән аралашырга туры килде. Башта аның башлангычлары гаиләсе тарафыннан гына хуплау тапкан, аннары аңа – 10, соңрак 100 кеше кушылган. Бүген ул 40 мең активистны берләштерә», – дип билгеләп үтте мэр.
«Бу эшкә әлеге өлкәдә хезмәт итәргә теләгән һәркемне җәлеп итү зарур, – дип дәвам итте ул. – Шәһәр Думасы процент ставкасын субсидияләү буенча тәкъдимнәр әзерләячәк, без бюджеттан ярдәм күрсәтәчәкбез, тәҗрибә бар. Ярдәм кирәк булган урында башта махсус шартлар тудыру мөһим».
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, соңгы берничә елда Казанда күпфатирлы йортлар ишегалларында – 133, торак массивлар территорияләрендә 41 контейнер мәйданчыгы төзелгән.
Бүгенге көндә шәһәрдә 1,5 меңнән артык сары сетка исәпләнә. Алар биш төп фракция – пыяла, пластик, металл, макулатура һәм тетрапак җыю өчен билгеләнгән. Мондый контейнерлардан алынган икенчел чималның 70% ы эшкәртүгә җибәрелә.
«Чүп контейнерларын максатчан файдалануны сорыйм: икенчел чимал – сары сеткаларга, калган чүп яшел контейнерларга салына», – дип мөрәҗәгать итте казанлыларга спикер.
Шәһәрдә шулай ук төрле экологик акцияләр үткәрелә. Әйтик, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК тарафыннан «Җыю ноктасы» пилот проекты гамәлгә ашырыла. Мәскәү районының Васильченко урамында урнашкан пунктта 39 төр фракция кабул ителә, шул исәптән теш щеткалары, кырыну станоклары һәм алар өчен кассеталар, дарулардан бушаган блистерлар, электр приборлары, көнкүреш техникасы, автомобильләр покрышкалары һәм җиһаз. Бүгенге көндә Казанның һәр районында шундый нокталар булдыру мөмкинлеге карап тикшерелә.
Эшмәкәрләрдән тукыма һәм киелә торган әйберләр: өс киеме, аяк киеме, сумкалар һ.б. җыю өчен контейнерлар урнаштыру буенча тәкъдимнәр дә карап тикшерелә.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары 2 мең фандомат урнаштыру урыннарын килештерүне тизләтергә чакырды.
Элегрәк Казансу яр буенда «УРАМ» экстрим-паркында «Экостанция» ачылды. Монда шәһәр халкына ресурсларның чималдан икенчел чималга кадәр тулы тормыш циклын күрсәтәләр. «Станциягә килүчеләр икенчел чималдан сувенир продукциясе ясый ала. Биредә мастер-класслар һәм лекцияләр, своплар һәм эко-фестивальләр, экоберләшмәләр очрашулары узачак», – диде спикер.
Шулай ук «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК «Кидспейс» балалар һөнәрләре шәһәрчегендә үз станциясен ачкан.
Камилә Вилданова