Казанның җәмәгать киңлекләрендәге җәйге программа презентациясе быел беренче тапкыр ачык форматта узачак. 17 нче майда «Черек күл» паркында шәһәр халкына җәйге чорга планлаштырылган чаралар һәм төп бурычлар турында сөйләячәкләр. Бу сезонда җәмәгать киңлекләрендә яңа сервислар эшли башлаячак. Казансу яр буенда веломобиль йөреячәк, Комсомол күлендә – вейк-парк, ә «Казан» гаилә үзәге парковкасында сувенирлар кибете барлыкка киләчәк. Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова эшлекле дүшәмбе барышында җәйге программа белән якыннанрак таныштырды.
«Шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе командасы креативлыгы белән сөендерә, күп кенә яңа һәм кызыклы проектлар әзерләнгән. Паркларыбыз чын мәгънәсендә ачык һавадагы мәдәни үзәкләргә әверелә бара. Бүгенге көндә дирекция карамагында 35 парк, аларның барысында да тормыш кайный. Җәйге сезон программасы зур өметләр, шәһәр паркларына һәм скверларына барасы килү теләге уята», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
18 нче майда парк менеджерларыннан экскурсияләр башлана, алар тарихи фактлар һәм үз эшләренең серләре белән уртаклашачак. 26 нчы майда «Черек күл»дә парк җәмгыятьләре фестивале узачак. Июнь аенда Горки-Әмәт урманында Казанның мәдәни көн тәртибен билгеләүче шәһәр командалары белән танышу кичәсе планлаштырыла, ул power-point форматында үтәчәк. Шулай ук казанлыларның өстәл уеннары буенча гаилә фестивалендә катнашу мөмкинлеге бар.
Казанда Yaratam Chess белән берлектә икенче шахмат сезоны старт ала. Беренче уеннар 25 нче майда Горький исемендәге паркта узачак, кунакларны джаз концерты, шулай ук гроссмейстер катнашында бер үк вакытта берничә көндәшкә каршы уен сеансы көтә.
«Паркларда стендап» проектында быел барлык шәһәрләрдән теләүчеләр катнаша алачак. Җәйге сезонда Stand Up Kazan кураторлыгында яшь комиклар текстлар язарга һәм тамашачылар алдында чыгыш ясарга өйрәнәчәк. Иң яхшыларын август аенда Горки-Әмәт урманында оештырылачак финал концертында күрергә мөмкин булачак.
«Черек күл» паркында шәһәр берләшмәләреннән лекцияләр, чит телләр дәресләре һәм психологлар белән очрашулар үткәрү планлаштырыла. «Смена»дан ярминкә һәм кызыклы лекцияләр программасы белән җәйге китап фестивале 8-9 нчы июньдә узачак, ә июльдә паркта кофе-пикник оештырылачак. «Җәйге йорт» та инде ачылган, быел анда китап кибете, чәчәк маркеты, аутентик татар бизәнү әйберләре сату ноктасы һ.б. эшләячәк.
«Черек күл»дә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» телевизион клубы әгъзасы катнашында халык һәм төрле берләшмәләр арасында икенче интеллектуаль турнир үтәчәк. Катнашучы командалар дирекциянең социаль челтәрләрендә сайлап алыначак.
Салават Күпере янындагы паркта икенче җәйге сезон башлана. Халыкны биредә спорт күнекмәләре, «УРАМ» экстрим-паркыннан самокатта йөрү буенча мастер-класслар һәм ачык һавада кинолар көтә. «Җәмәгать киңлегендә беренче тапкыр «КультТорг» акыллы куллану фестивале узачак, анда теләгән һәркем, алдан теркәлү буенча, үз әйберләрен сата яки хәйриягә бирә алачак», – диде Айгөл Латыйпова.
Моннан тыш Салават Күпере янындагы паркта һәм «Ак чәчәкләр» бульварында остаханәләр эшләячәк, аларда казанлылар рәсем ясарга, гитарада уйнарга өйрәнә, мәктәп фәннәре буенча белемнәрен арттыра ала, өстәл уеннарында көч сынашырга һәм китаплар турында фикер алышырга да мөмкин булачак.
Бу җәйге сезонда шәһәр халкын икенче урам музыкантлары фестивале көтә. «Узган ел чара шәһәрнең 30 артистын берләштерде, шуларның 11 е концертка сайлап алынды», – дип белдерде Айгөл Латыйпова. Тагын бер зур вакыйга – июль аенда Лядской бакчасында узачак «Октава» музыка кичәсе.
Горький исемендәге паркта Идел буе халыкларының дүртенче «Итил» фестивале үтәчәк, ул мәдәни диалог һәм тәҗрибә уртаклашу урыны булачак. «Музыкаль чыгышлар һәм перформанслар аша музыкантлар, артистлар, һөнәрчеләр казанлыларны һәм шәһәр кунакларын үз халкының тарихы, мәдәнияте белән таныштырачак», – дип сөйләде Айгөл Латыйпова.
Түбән Кабан күле яр буенда 30 нчы августта «Милли кием» фестивале узачак. Бу сезонда җәмәгать киңлегенең эш концепциясе «Йорт» дип атала. Яр буендагы программа гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен чагылдырачак, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт һәм заманча Татарстан сәнгате темаларын үз эченә алачак. Җәйге сезон кысаларында артистлар чыгышлары, кино күрсәтүләр, спектакльләр, биюләр һ.б. планлаштырыла. Пәнҗешәмбе көннәрендә яр буенда татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» мастер-класслары оештырылачак.
«Казан» гаилә үзәге тарафыннан әзерләнгән мәдәни программа 15 нче майда башлана, казанлыларны Яшь тамашачы театры белән берлектә эшләнгән «9 этажей любви» аудиоспектакленең премьерасы көтә. «Тыңлаучыларга наушниклар биреләчәк, һәм алар Казансу яры, никахлашу сарае заллары буйлап сәяхәт итә, күзәтү мәйданчыгына күтәрелә алачак», – диде Айгөл Латыйпова.
Гаилә темасына кыска метражлы фильмнар үзәктә июнь аенда күрсәтеләчәк. «Алтын тәлинкә/Золотая тарелка» премиясе каталогындагы картиналарны кино тәнкыйтьчесе Әдилә Хәйбуллина тәкъдим итәчәк.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә күзәтү мәйданчыгында кичке аш форматында чара узачак. Кунаклар өчен ризыкларны татып караудан тыш, «Угол» иҗат лабораториясе командасыннан театр укуы әзерләнгән. Июль аенда биредә шулай ук Stand Up Kazan резидентлары очрашачак.
«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы март ахырында эшли башлады. Бирегә килеп, ТР башкаласының төп истәлекле урыннары белән көн саен 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр танышырга мөмкин. Үзәк бинасы янында «Гаилә вакыты» урам күргәзмәсе эшләвен дәвам итә.
Җәйге сезонда сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шәһәр паркларында һәм скверларында махсус чаралар, әйтик, тифлокомментатор катнашында кино күрсәтүләр, күрмәүче һәм ишетмәүче гражданнар өчен парклар буйлап экскурсияләр, шулай ук «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында пленэрлар оештырылачак.
Үсешендә физик һәм менталь тайпылышлар булган балалар, июль аенда Урицкий паркында инклюзив театр лабораториясе эшендә катнашып, биш көнлек интенсив кысаларында үзләренең театраль осталыкларын камилләштерә алачак.
Киләсе җәйге сезонда малайларны һәм кызларны театр лабораториясе кысаларында перформатив жанр нигезләренә һәм реквизитлар эшләргә өйрәтәчәкләр. Дәресләр Горки-Әмәт урманында узачак, куратор – МОN иҗат лабораториясе клоуны һәм актеры Руслан Риманас. Лаборатория эшен төгәлләп, тәрбияләнүчеләр йомгаклау спектаклен күрсәтәчәк.
Шулай ук яшь казанлылар үзләрен эшмәкәрләр ролендә сынап карый ала. Паркларда балалар өчен оештырылган иске-москы базарында гардеробны яңартырга һәм уенчыкларга икенче тормыш бүләк итәргә мөмкин.
Шәһәрлеләр Горки-Әмәт урманында, «Весна» торак комплексы һәм Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркларда, Фучик урамындагы бульварда, «Крылья Советов» паркында узачак «Дуслык тәпие» хәйрия акцияләрендә үзләренә дүрт аяклы дус таба ала. «Җәйге сезон дәвамында җәмәгать киңлекләрендә этләр һәм аларның хуҗалары өчен төрле форматтагы чаралар үткәреләчәк», – диде Айгөл Латыйпова.
Паркларда һәм скверларда яшәүче кошлар белән орнитологиягә багышланган экскурсияләр сериясендә танышырга мөмкин. Алар җәй дәвамында сигез җәмәгать киңлегендә оештырылачак.
Казанлылар «Шәһәрле-галим» лабораториясендә елга тирәсендәге экосистеманың төзелеше һәм шәһәргә, әйләнә-тирә мохиткә ничек игътибарлы булырга кирәклеге хакында белә алачак. Катнашучыларны Казансу яр буенда һәм башка локацияләрдә 11 дәрес, шул исәптән лекцияләр, тикшеренү эшләре һәм чакырылган экспертлар белән воркшоплар, дебаркадерга бару һ.б. көтә.
Зур Зәңгәр күл экоүзәгендә экологик мастер-класслар сериясе планлаштырылган. Шулай ук олылар өчен лагерьда ике көнлек смена ачылачак.
Диләрә Гафурова