Татарстан башкаласында органик калдыкларны утильләштерү өчен компост полигоннары ачылачак. Хәзер проектка әзерлек һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эшләре алып барыла. Кабул ителгән карар шәһәр полигоннарына чыгарыла торган чүп-чар күләмен дүрттән бер өлешкә киметергә ярдәм итәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Хәзер шәһәрдә Химия урамында урнашкан бердәнбер муниципаль полигон эшли. Бүгенге көндә ул инде тулган – анда калдыкларны чыгару лимитлары икенче квартал ахырында тәмамлана, шуннан соң полигон ябылачак һәм рекультивацияләнәчәк. Тиздән Мамадыш трактындагы «Восточный» полигонының икенче чираты әзер булачак. Объектта беренче картадан чүп газларын чыгару һәм чистарту системасы монтажланган һәм эшли башлаган. Моннан тыш, суны балык үрчетү хуҗалыгында файдаланып булырлык дәрәҗәдә чистарту һәм зарарсызландыру өчен фильтрлау корылмалары төзелгән. Хәзерге вакытта җиһазларны монтажлау, тикшерү, көйләү, сынап карау кебек эшләр башкарыла, шуннан соң полигонны файдалануга тапшырачаклар.
«Полигонның проект куәте – 3 млн тонна калдык. Көндәлек чыгарыла торган чүп күләмен исәпкә алсак, полигонның хезмәт итү вакыты өч елны тәшкил итәчәк», – диде Искәндәр Гыйниятуллин. Казан чүпкә батмасын өчен, шәһәрдә компост полигоннары төзеләчәк. «Нәкъ менә органика таркалу процессында чүп газлары чыганагына әйләнә, янгыннар һәм яман ис чыгуга сәбәпче була», – дип аңлатты спикер.
Компост полигоннарының берсе «Горводзеленхоз» тресты МУП базасында питомникларның үсемлек калдыкларын һәм киселгән агачларны утильләштерү өчен төзеләчәк. Тагын бер объектны экоcәнәгать паркы кысаларында «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе ачачак. Икенче компост полигонында азык-төлек сәнәгате, ритейл, кунакчыллык өлкәсе оешмалары калдыкларын утильләштерәчәкләр.
«Органиканы ике предприятие базасында компостлау идеясе барлыкка килде. Әгәр без мондый бурыч куйсак, никадәр күләмдә калдыкларны киметә алачагыбызны күз алдына китерегез», – диде мэр Илсур Метшин.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, быелдан Казан әйләнә-тирә мохитне һәм ресурсларны саклау принципларын гамәлгә кертүгә җитди керешкән, әлеге максатларда 2024 ел ахырына тиешле документ төзеләчәк, ул Казан шәһәр Думасы сессиясендә тәкъдим ителәчәк. «Бу ел безнең өчен җитди үзгәрешләргә башлангыч бирү ноктасы булырга тиеш. Барлык бүлекчәләрнең, идарәләрнең һәм район командаларының эшен күрергә телибез. Инде бүген фикер алышудан гамәлләргә күчәбез», – дип ассызыклады мэр.
Илсур Метшин калдыклар проблемасын оператив хәл итәргә йөкләмә бирде: «Безнең белән бу юлдан барырга әзер эшмәкәрләребез бар, әмма үзәк Евгений Чекашов җитәкчелегендәге «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК булырга тиеш. Тагын бер тапкыр түгәрәк өстәл яки эшлекле иртәнге аш үткәрегез, активрак булыгыз. Инициативалар һәм нәтиҗәләр көтәбез, без ярдәм итәргә әзер».
«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы 89 нчы федераль закон нигезендә чүп белән эш итү өлкәсендәге вәкаләтләр РФ субъектларына тапшырылган – Татарстанда эшләрнең заказчысы итеп ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы билгеләнгән. Казан исә «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК төбәк операторының хезмәт күрсәтү зонасына керә. «Без әлеге проблема яныннан тыныч кына узып китә алмыйбыз. Әгәр калдыкларны сортларга аеру һәм аның күләмен киметү белән шөгыльләнмәсәк, төзекләндерелгән һәм уңайлы Казаныбызны зур чүп полигоны әйләндереп алачак. Әлбәттә, без моңа юл куймаячакбыз», – дип ышандырды шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан Казанда контейнер мәйданчыкларында чүпне аерым җыю, икенчел чималны эшкәртүне оештыруда шәхси бизнеска ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудырыла башлады. Шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында экологик тәрбия темасына белем бирү программалары гамәлгә кертелде. Бу адымнар полигоннарга чыгарыла торган калдыкларның күләмен киметүгә, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны минимальләштерүгә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү чыгымнарын кыскартуга һәм табигый ресурсларны экономияләүгә юнәлдерелгән.
Камилә Вилданова