Быел ТР башкаласында күпфатирлы 219 йорт яңартылачак, шуларның 180 е – капиталь ремонт программасы буенча, калган 39 ы – БРИКС саммитына әзерлек кысаларында. Әлеге эшләргә 3,4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте халыкара вакыйганы уздыруга әзерлек буенча шәһәр штабы утырышында Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
«Әгәр традицион капиталь ремонт программасы ел саен якынча 40 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртса, быел тагын 9 мең казанлыны ремонтланган фасадлар белән сөендерәчәкбез. Бу БРИКС саммитына әзерлек нәтиҗәсендә мөмкин булды. Алар арасында төрле йортлар бар, әйтик, Сәлимҗанов һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендәге «сталинка», Театр урамындагы йорт, шулай ук гадәти тугыз катлы йортлар һәм «хрущевка»лар», – диде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Эшләрне башкару вакыты бик чикле, шуңа күрә графиктан чыкмаска кирәк, дип өстәде ул. Шәһәр башлыгы Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка, аның урынбасарларына һәм район администрацияләре башлыкларына, ремонт срокларын озайтуга юл куймас өчен, булган проблемалар турында шунда ук хәбәр итәргә кушты.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, капиталь ремонт программасы буенча эшләр инде башланган – подрядчы оешмалар объектларга чыккан.
Республика рәисе карары белән капиталь ремонт программасына өстәмә 39 торак бина кертелгән, анда фасадлар һәм түбәләр яңартылачак. Моның өчен 400 млн сум акча бүлеп бирелгән. Фасадларны яңарту 1 нче июньгә тәмамланачак.
«Йортларның дүртесе – мәдәни мирас объектлары, өчесе – шәһәрне формалаштыручы, шул ук вакытта тарихи кыйммәткә ия объектлар», – дип аңлатма бирде Искәндәр Гыйниятуллин.
Моннан тыш, өч йорт халкы, яңартылган фасад белән бергә, «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән территорияле дә булачак.
Эшләрнең заказчысы – «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, төзелеш контролен дә ул гамәлгә ашыра.
«Шәһәр Башкарма комитеты, торак-коммуналь комплекс оешмалары, район администрацияләре тарафыннан барлык кирәкле чаралар күреләчәк. Алар планлаштырылган эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару өчен бар көчләрен куячак», – дип ышандырды спикер. Ул торак-коммуналь хуҗалык комитеты, район администрацияләре һәм заказчы телефоннары буенча капиталь ремонтның барлык мәсьәләләре буенча шәһәр халкы белән кире элемтә урнаштырылуын хәбәр итте.
Чагыштыру өчен: Казанда 2023 елда – 2,3 млрд сумга күпфатирлы 207 йорт, 2022 елда 2,1 млрд сумга күпфатирлы 158 йорт ремонтланган. Ә 2021 елда 293 торак йортта 2,8 млрд сумлык эшләр башкарылган.