Октябрь аенда Казанда узачак БРИКС саммитына 5,5 км озынлыкта инженерлык челтәрләрен реконструкцияләячәкләр, аларның 1,6 километры – җылылык коммуникацияләре, 3,87 километры – су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләре. Шул ук вакытта 14 участок юлларда алыштырылачак. Әлеге эшләргә 602 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта БРИКС саммитын уздыруга әзерлек буенча шәһәр штабы утырышында билгеле булды.
«Челтәрләрнең 14 тузган участогын ремонтлау безнең өчен зур әһәмияткә ия. Биш ел эчендә аларда 100 дән артык авария теркәлгән. Ремонтны 40 ел көттек. Шәһәр масштабында тузган челтәрләрне исәпкә алсак, бу безнең өчен кечкенә, әмма коммуникацияләрне яңарту һәм алар белән хәлне яхшырту юлында мөһим адым», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, эшләр Мәскәү, Чистай, Пушкин, Островский, Таҗи Гыйззәт, Вишневский урамнарында инде башланган. Реконструкция вакытында кулланучыларны коммуналь ресурслар белән тәэмин итү туктатылмаячак. Спикер, белгечләр хезмәт күрсәтүнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын гарантияли торган заманча материаллар һәм технологияләр кулланалар, дип өстәде.
Үткәргеч торбалар участокларын алыштыру графигы урам-юл челтәрен ремонтлау белән бер вакытта алып барыла. Эшләр этаплап башкарыла.
«Шулай ук БРИКС саммитына әзерлек вакытында Уң як Болак, Коротченко, Большая Красная, Карл Маркс һәм Батурин урамнарында җылылык челтәрләре һәм бик арматурасы алыштырылачак. Эшләр 10 нчы апрельдә башланачак, аларны 20 нче июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Кулланучыларны коммуналь ресурслар белән тәэмин итүне туктату каралмаган», – дип белдерде Искәндәр Гыйниятуллин.
Җәй көне Казанда БРИКС илләре уеннары узачак. Ярышлар вакытында коммуналь комплексның барлык оешмалары тәүлек әйләнәсе көчәйтелгән режимда кизү торуга күчәчәк. Коммуналь ресурслар белән тәэмин итүне туктатуны күз алдында тоткан планлы эшләр башкарылмаячак. Аварияләрне бетерү өчен өстәмә бригадалар тупланачак, кирәк булганда чит подрядчыларны җәлеп итү каралган.
«БРИКС уеннары объектларын электр белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында атна саен штаблар үткәрелә. Барлык спорт объектлары да электр энергиясе белән ике чыганактан тәэмин ителәчәк. Бу, электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкканда, өч-биш секунд эчендә резерв линиягә күчәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Докладчы сүзләренә караганда, шәһәр администрациясе һәм торак-коммуналь комплекс оешмалары эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару өчен барлык чараларны да күрәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда 18 км озынлыкта су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләрен реконструкцияләү планлаштырыла, шул исәптән шәһәрнең үзәк урамнарында. Программага 1930-1980 елларда төзелгән, 100% тузган һәм авариялелек дәрәҗәсе югары булган коммуникацияләр кертелгән.
Моннан тыш, «Водоканал» МУП, «Казэнерго» АҖ һәм «Татэнерго» АҖнең 2023-2025 елларга исәпләнгән инвестицион программалары белән 25,5 млрд сумлык эшләр башкару каралган. Аларга 58 км озынлыкта су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләрен реконструкцияләү, 81 км озынлыкта аларны төзү, 10 суүткәргеч һәм канализация насос станцияләрен ремонтлау, 6 суүткәргеч корылма төзү һәм 11 котельнаяны яңарту керә.
2022 елдан башлап шәһәрдә 78 километрдан артык озынлыкта су (кайнар һәм салкын) белән тәэмин итү һәм су чыгару, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре төзекләндерелгән. Реконструкцияләү планы узган еллар өчен тулысынча үтәлгән.