Бүген Казан Башкарма комитетында агымдагы елның октябрь аенда үткәреләчәк БРИКС саммиты кысаларындагы чараларга әзерлек буенча штаб узды. Татарстан башкаласында форумга җәлеп ителәчәк объектларны төзү һәм ремонтлау буенча актив эш алып барыла. Мэр Илсур Метшин БРИКС саммитын, быелның төп сынавы, дип атады. Ул шәхсән үзе чарага әзерлек буенча шәһәр оператив штабын җитәкли, бүгеннән башлап аның утырышлары даими режимда үткәреләчәк.
«Форумны үткәрү турында карар кабул ителгән көннән үк БРИКС саммитына чараларны әзерләү эшенә керештек. Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә хөкүмәттәге коллегаларыбыз белән эш планнарын раслау һәм аларны финанслау буенча зур юл үттек. Хәзер финиш сызыгына чыгабыз. Бүгеннән оператив штабларны даими режимда үткәрә башлыйбыз. Без кәгазьдәге хисаплар белән генә шөгыльләнмибез, картинаның тулылыгын күрү өчен, объектларның үзләренә чыгабыз. Объектлар шәхсән минем тарафтан, Башкарма комитет җитәкчесе һәм җаваплы урынбасарлар тарафыннан контрольдә тотыла», – диде шәһәр башлыгы.
Саммитка әзерлек буенча чаралар планы көн саен гамәлгә ашырыла, һәр юнәлеш буенча җаваплы затлар беркетелгән. Иң зур эш күләме төзелеш буенча планлаштырылган.
«Алдагы ике айда шәһәр зур төзелеш мәйданчыгына әвереләчәк, уңайсызлыклар өчен шәһәр халкы алдында гафу үтенәбез. Безнең өчен өстәмә мотивация шул – мондый җаваплы чаралардан соң, бу очракта БРИКС саммитыннан соң, шәһәрнең төзеклек дәрәҗәсе арта. Болар барысы да шәһәр халкы өчен мирас булып калачак», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Казан, беренче чиратта, үзен илнең халыкара уеннар үткәрү тәҗрибәсе зур булган спорт башкаласы буларак танытты. Шуңа күрә сәяси форумны кабул итү нәкъ менә ТР башкаласына ышанып тапшырылды. Әзерлек эшләренә зур җаваплылык белән якын килергә кирәк, диде ул.
«БРИКС саммиты агымдагы елның төп сынавы. Спорт башкаласы булган Казан глобаль сәяси форумнар үткәрү өчен мәйданчык статусына ия булды – бу илһамландырмый кала алмый. Җаваплылыкның зур булуын аңларга тиешбез, чөнки республикабызны гына түгел, ә бөтен илне тәкъдир итәбез. Коллегалар, бергә Россия президентының югары ышанычын аклый алырбыз, дип ышанам. Без суперлига дәрәҗәсендәге яхшы команда уенын күрсәтергә тиеш, барыгызны да җаваплы эш режимына күчәргә чакырам», – дип йомгак ясады шәһәр башлыгы.
Диләрә Гафурова