Казанда узачак БРИКС уеннарына һәм саммитка юлларның кайбер участокларын, яңгыр сулары канализацияләрен һәм яктырткычларны ремонтлаячаклар. Эшләр 26 маршрутта үтәчәк, финанслау республика бюджетыннан алынган. Бу хакта халыкара вакыйгаларга әзерлек буенча штаб утырышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.
«БРИКС уеннарына юлларны ремонтлауга өстәмә 620 млн сум бүлеп бирелде. Алар шәһәр халкы өчен күптән көтелгән акчалар. Соңрак тагын 21 участокны ремонтлаячакбыз. Подрядчыларыбыз эш рәтен белә. Моннан тыш, юлларны планлы ремонтлау көтелә. Без саннарны, күләмне, урамнарны алдан ук биреп куйдык. Күрсәтелгән ярдәм өчен республика рәисенә рәхмәт», – диде мэр Илсур Метшин.
БРИКС уеннарына сигез юл участогын ремонтлау күз алдында тотыла. Хәзерге вакытта бригадалар өч объектта эшли, ә калган биш объектка 30 нчы апрельгә кадәр керешәчәкләр. Барлык ремонтны 5 нче июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Әлеге эшләргә 622 млн сум тотылачак.
БРИКС саммитына 21 юл участогы ремонтланачак. Сентябрьгә тәмамланачак эшләргә 3,85 млрд сум бүлеп бирелгән. Бүген эшчеләр биш участокны төзекләндерә башлаган.
ТР башкаласы мэры билгеләп үткәнчә, өстәмә эшләр нәтиҗәсендә шәһәрнең гамәлдәге программаларга кермәгән объектларын ремонтлау мөмкинлеге барлыкка килгән.
Протокол маршрутлары буенча 12 баскычны ремонтлауга 52 млн сум каралган. Эшкә инде алты объект алынган, икенче яртысын 15 нче апрельгә кадәр башларга планлаштыралар.
21 терәк стена төзекләндерүне һәм буяуны таләп итә. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 143 млн сум бүленгән. Бригадалар шулай ук 15 нче апрельдән соң, уңай һава шартлары урнашкач, эшкә керешәчәк. Игорь Куляжев сүзләренә караганда, ике проект буенча да контрактлар төзелгән. Эшләр май-июнь айларына тәмамланачак.
Моннан тыш, шәһәрдә 420 метр барьерлы юл коймалары (4,5 млн сум), 26 км куркынычсызлык коймалары (142 млн сум), 10 тукталыш (9 млн сум) яңартылачак һәм алыштырылачак, шулай ук 3,2 мең урна урнаштырылачак.
«Бүгенге көндә әлеге эшләрнең барысы буенча да контрактлар төзелгән, әзерлек бара. Эшләрне 20 нче апрельдә башлау планлаштырыла», – дип өстәде җитәкче урынбасары.
Сентябрь ахырына урамнарның һәм җәмәгать киңлекләренең 22 участогында яктырткычлар яңартылачак. Кайбер урыннарда алар инде алыштырылган, материаллар сатып алынгач, калганнарында да эш дәвам итәчәк. Моның өчен 551 млн сум бүлеп бирелгән.
15 нче апрельдән 10 нчы июньгә кадәр Петербург урамындагы яңгыр сулары канализациясен ремонтлаячаклар. Эшләрнең бәясе 20 млн сумны тәшкил итә.
Камилә Вилданова