2023 елда тышкы рекламадан Казан бюджетына 598 млн сум акча кергән. Бу 2021-2022 елларда тармакка ярдәм кысаларында күчерелгән кертемнәр белән бәйле уртача еллык керемнән, шулай ук 10 елга өстәмә 33 еврощит урнаштыруга ноябрь аенда үткәрелгән сатулар нәтиҗәсендә алынган табыштан ике тапкыр күбрәк. Сатуларның йомгаклау бәясе рекордлы 1 млрд 67 млн сумга җиткән. Беренче һәм икенче еллар, шулай ук унынчы елның соңгы кварталы өчен 240 млн сум күләмендә түләүләр шәһәр бюджетына кергән инде. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаутдинов хәбәр итте.
«Тышкы рекламадан кергән керем – шәһәрнең салым булмаган керемнәренең мөһим өлеше, – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин. – Без салым җыеп кына калмыйбыз, муниципаль милекне дә максималь рәвештә нәтиҗәле файдаланабыз. Цифрлы технологияләр тышкы реклама базарының сыйдырышлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә, шуңа күрә без узган сатуларда искиткеч нәтиҗәгә ирештек. Мондый хәлнең ил буенча беркайда да булганы юк: 33 еврощит өчен 1 миллиард 67 миллион сум алдык, шуның 240 миллионы бюджетка керде инде. Бизнес үз эшен планлаштыра алсын өчен, сатулар 10 елга үткәрелә».
Мэр сүзләренә караганда, сатулар зур кызыксыну уяткан. Казан бүген реклама операторлары базары өчен генә түгел, ә гомумән Россия бизнесы өчен дә «майлы калҗа» булып тора.
«600 еврощиттан якынча 600 миллион, – дип ассызыклады Илсур Метшин. – Без бу эшне башлаганда, 2800 өслектән (әле бу теркәлгәннәр генә) Казан елына 14,5 млн сум акча җыйды. Меңьеллыктан соң, мәсәлән, Кремль урамы рөхсәт ителгән һәм рөхсәт ителмәгән төрле реклама корылмалары белән тулган иде. Бүген рөхсәтсез урнаштырылган щитлар юк диярлек, без шуңа ирештек».
«Коллегаларыбыз, теге яки бу тәҗрибә белән уртаклашырга килгәч, Казанның кайчандыр шундый булганына ышанмыйлар, ә бит күп вакыт та узмады кебек, – дип дәвам итте шәһәр башлыгы. – Бу зур эш, аны үстерү зарур. Бер урында тормаска, бәлки заманча тәҗрибәләрне һәм форматларны өйрәнергә, беренчеләрдән булып аларны Казанда гамәлгә кертергә кирәк».
Әскәр Баһаутдинов фикеренчә, 2023 елда Казанның реклама базарындагы иң мөһим вакыйга – 33 еврощит урнаштыру хокукына ноябрьдә узган сатулар. Анда Казаннан – бер, Мәскәүдән ике фирма катнашкан. Бәяне арттыруга барлыгы 593 адым ясалган.
Сатуларда Казанның «Лариса-Сити Сэйлс» ҖЧҖ җиңү яулаган. Сатуларның йомгаклау бәясе 1 млрд 67 млн сумны тәшкил иткән – 10 ел эчендә беренче рекордлы күрсәткеч. Бер еврощитны урнаштыруның уртача бәясе 33,2 млн сумга җиткән, бу 2018 ел күрсәткеченнән җиде тапкыр күбрәк. 240 млн сум күләмендә беренче түләү шәһәр бюджетына кергән инде.
«Казан операторының реклама базарының шундый гигантлары белән берлектә җиңү яулавына икеләтә шатбыз. 2007 елга әйләнеп кайтам. Беренче сатуларны үткәргәндә, безне реклама бизнесын бетерүдә гаепләделәр. Юк, без бу бизнесны ачык, һәркем өчен тигез, көндәшлеккә сәләтле иттек. Әлеге көрәштә Казан операторының җиңүе һәм бизнесны яңа форматта үстерүе сөендерә», – дип, үз фикерләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
Яңа корылмаларны урнаштыру урыннары уйлап сайланган: алар гамәлдәге мәйданчыкларның коммерция ягыннан җәлеп итүчәнлеген киметми, шул ук вакытта шәһәрнең барлык районнарын максималь рәвештә колачлый да. Беренче чиратта элек реклама корылмалары булмаган урамнар яки аларның участоклары файдаланылган.
«Шулай итеп, яңа адреслы программа гамәлдә булганын тулыландыра гына. Аерым алганда, реклама конструкцияләре Глушко, Тихорецк, Копылов, Кол Гали, Бертуган Батталовлар, Петр Витер һәм Вознесенский трактында пәйда булды», – дип сөйләде Әскәр Баһаутдинов.
Бүген яңа реклама конструкцияләрен монтажлау буенча актив эш алып барыла.
Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы искәрткәнчә, моңа кадәрге эре сатулар Башкарма комитет тарафыннан 2018 елда үткәрелгән. Ул вакытта шәһәр 10 елга 3,2 млрд сумлык контрактлар төзегән. Бер еврощитны урнаштыру буенча контрактының уртача бәясе 4,6 млн сумны тәшкил иткән.
2018 елдан 2022 елга кадәр ТР башкаласының реклама базары күләме 35 процентка – 680 миллионнан 900 миллион сумга кадәр арткан. Реклама бирүчеләр, сыйдырышлылыгы һәм реклама урнаштырганда заманча технологияләрне куллану мөмкинлеге зур булган өчен, диджитал-форматны ешрак сайлый башлаганнар.
Гомумән алганда, 2023 елда Казанның реклама базары күләме, беренчел мәгълүматлар буенча, 1 млрд сумнан артып киткән. Реклама өслекләре уртача 65% ка файдаланылган, бу тармак өчен уртача статистик норма булып санала.