Ел башыннан Казан метрополитенында пассажирлар агымы, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 21% ка арткан. Пассажирларга уңайлы булсын өчен, 1 нче апрельгә кадәр метрода өстәмә поезд йөреячәк. Унберенче состав линиягә пик сәгатьләрдә чыга, бу вагоннарны көтү вакытын 5 минутка кадәр кыскарта. Март аенда пассажирлар агымын анализлау нәтиҗәләре буенча метроның киләчәк эш режимы турында карар кабул ителәчәк, дип хәбәр иттеләр бүген аппарат киңәшмәсендә.
«Казан метрополитен төзелеше дәвам итә торган аз сандагы шәһәрләрнең берсе – эшләр ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Шәһәрдә электр транспортының барлык төрләрендә дә пассажирлар агымы арту күзәтелә, шуңа да без бу тармакка игътибарны киметмәячәкбез, аны системалы рәвештә үстерәчәкбез, «Метроэлектротранс» предприятиесенә ярдәм итәчәкбез», – диде республика башкаласы мэры Илсур Метшин.
Предприятие директоры Айдар Абделхаков быелгы планнар турында сөйләде. Алар, беренче чиратта, пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның уңайлылыгын, сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын арттыру белән бәйле.
«2023 елда метрополитен хезмәтеннән 35,5 млн кеше файдаланган, бу, 2022 ел белән чагыштырганда, 17% ка күбрәк. Ә гомумән алганда, узган ел пассажирлар йөртү буенча рекорд куелган – 77 миллион 161 мең 910 кеше. Бу 2022 ел күрсәткечләреннән 14% ка күбрәк. Быелга безнең план – 80 миллион пассажир», – диде спикер.
Айдар Абделхаков алда торган эшләр һәм 2023 елда башкарылганнары турында сөйләде. Мәсәлән, өч поездда 18 елдан артык хезмәт иткән тәгәрмәч парлары алыштырылачак. Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин ярдәме белән узган ел хәрәкәттәге биш состав өчен 80 пар тәгәрмәч сатып алынган, аларның икесендә эшләр башкарылган инде. «Тәгәрмәч парларын алыштыру белән параллель рәвештә бу поездларны яңа эскизлар буенча буяу планлаштырыла. Моның өчен электр депосында буяу участогы оештырылды, кирәкле җиһазлар сатып алынды», – дип билгеләп үтте спикер.
Элегрәк метроның беренче биш станциясендә станция буенча дежурларның автоматлаштырылган эш урыннары һәм поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен җавап бирә торган «Хәрәкәт» комплекслы системасы җиһазлары модернизацияләнгән. Әлеге эшкә Төгәл механика фәнни-тикшеренү институты (Санкт-Петербург) җәлеп ителгән. Нәтиҗәдә, 2023 елда система эшендә өзеклекләр саны 52% ка кимегән.
Юлда йөргән өчен түләү системасы җайланмаларының, автоматика, сигнализация, телемеханика һәм элемтә системаларының ышанычлы эшләвен, шулай ук җиһазларны гарантияле рәвештә электр энергиясе белән тәэмин итү максатыннан сигез комплект электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү чыганагы сатып алынган. Алар «Җиңү проспекты», «Әмәт», «Сукно бистәсе», «Кремль» һәм «Кәҗә бистәсе» метро станцияләрендә урнаштырылган. Террорчылыкка каршы сак чаралары кысаларында һәм, металл детекторларының стационар рамнары тузганлыктан, барлык станцияләрдә тикшерү техникасы алыштырылган.
Шулай ук «Горки» метро станциясендә, 2009 елдан бирле эшләмәгән икенче вестибюльне ачу уңаеннан, косметик ремонт ясалган, жетоннар сату буенча терминаллар һәм турникетлар урнаштырылган, тикшерү җиһазлары тоташтырылган. «Кремль» станциясендә эскалаторлар эшен җайга салдык. «Җиңү проспекты» метро станциясенә өченче номерлы төшү юлында поликарбонат түбәне тулысынча алыштырдык, стеналар гидроизоляцияләнде һәм түшәмәләр яңартылды», – дип хәбәр итте предприятие директоры.
Барлык станцияләрдә вестибюльләрдәге һәм төшү урыннарындагы ишекләргә аларның автомат рәвештә ябылуын тәэмин итә торган 307 механик җайланма урнаштырылган. Нәтиҗәдә метрода үтәли җил йөрү кимегән, уңайлы температура саклана. «Әмәт» станциясеннән кала (анда эшләр җәйгә планлаштырылган) барлык башка станцияләрдә касса залларында, җәяүлеләр кичүләрендә һәм платформаларда 1600 дән артык яктырткыч алыштырылган. Метро тоннельләрендә дә энергияне саклый торган яктырткычлар пәйда булган. Шулай ук барлык станцияләрнең касса залларында һәм вестибюльләрендә җылыту системасын төзекләндергәннәр, 420 радиатор, 400 метрдан артык озынлыкта торбалар яңартылган, 36 котелның эше тикшерелгән.
Өлешчә косметик ремонт «Горки», «Җиңү проспекты», «Авиатөзелеш» һәм «Имәнлек» станцияләрендә башкарылган. Быел эшләр «Сукно бистәсе», «Кремль» һәм «Габдулла Тукай мәйданы» станцияләрендә планлаштырылган, ә калган станцияләрдә ремонт эшләре 2025 елда узачак.
Бүгенге көндә Казан метрополитены 11 станцияне, 18 км озынлыктагы юлларны үз эченә ала, аның карамагында 15 поезд составы бар, шуларның бишесе 2005 елдан бирле эксплуатацияләнә, алар капиталь ремонтка мохтаҗ. Поездларда кайбер узелларны һәм агрегатларны алыштыру таләп ителә.