Җәй көне Казанда барлык трамвайларны һәм троллейбусларны юлда йөргән өчен кондукторсыз түләү системасына күчерү планлаштырыла. Хәзер хәрәкәттәге составны җиһазларны монтажлауга әзерлиләр, бу эш май башына төгәлләнәчәк. Болар хакында Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә билгеле булды.
«Метроэлектротранс» МУП директоры Айдар Абделхаков сүзләренә караганда, 2023 елда линиягә чыгучы 244 электр транспортының 118 берәмлеге контактсыз система белән җиһазландырылган. Тоткычларда акчасыз түләү өчен валидаторлар урнаштырылган. Акчалата түләргә теләгән пассажирлар шоферга мөрәҗәгать итә ала. Әлеге эшләр «Социальная карта» АҖ һәм «Транспортная карта» АҖ белән берлектә башкарылган.
Мондый чара кондукторлар җитмәү проблемасын өлешчә хәл итәргә мөмкинлек биргән. «Без 96 хезмәткәрне азат иттек, шуларның 27 се безнең уку-укыту үзәгендә трамвай һәм троллейбус йөртүче белгечлеген үзләштерә башлады», – дип билгеләп үтте спикер. Шуңа да карамастан, шоферлар җитмәү проблемасы актуаль булып кала. Бүгенге көндә штат саны буенча 605 шофер булырга тиеш, 201 белгеч җитми.
«Башка предприятиеләрдәге кебек үк, кадрларга кытлык көнүзәк мәсьәлә булып кала. Кызганычка каршы, җәмәгать транспорты руле артына утырырга теләүчеләр саны көннән-көн кими. Ни өчен күпләр йөк ташучы зур транспортны яки таксины сайлыйлар, дигән темага озак кына фикер алышырга булыр иде. Әмма проблеманы хәл итү – безнең бурыч», – дип ассызыклады ТР башкаласы мэры Илсур Метшин.
Айдар Абделхаков предприятиегә кадрларны ничек җәлеп итүләре турында сөйләде. Әйтик, узган ел «Метроэлектротранс» хезмәткәрләренең хезмәт хакы 20% ка арткан, быел тагын 10% ка арттыру планлаштырыла. Белгечләрнең күбесе – якын-тирә төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән килгән кешеләр. Бүгенге көндә предприятиедә 341 чит ил кешесе исәпләнә, шуларның 157 се шофер булып эшли. Барлык теләүчеләр өчен уку-укыту үзәгендә «Трамвай йөртүче» һәм «Троллейбус йөртүче» белгечлекләре буенча курслар оештырылган. Узган ел әлеге курсларны 79 кеше тәмамлаган, шуларның 38 е инде «Метроэлектротранс»та эшли.
«Тагын бер юнәлеш – хезмәткәрләрнең көнкүреш һәм хезмәт шартларын яхшырту. Узган ел тулай торакларда косметик ремонт ясалды: 25 бүлмә, биш кухня, сигез санитария узелы һәм алты душ бүлмәсе яңартылды. Короленко урамындагы торак бүлмәләрдә 203 черегән агач тәрәзәне заманча пластик рамнарга алыштырдык», – диде спикер.
Моннан тыш, Глазунов урамындагы соңгы станциядә хезмәткәрләр өчен аш бүлмәләре, санитария узеллары ремонтланган һәм җиһазландырылган, 1 нче троллейбус депосында цехлар, киенү-чишенү, диспетчерлар бүлмәләре һәм контроль-үткәрү пункты, душ һәм санитария узеллары төзекләндерелгән, электр депосына керү төркемендә плитка яңартылган.
Махсус хәрби операциядә катнашучы «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре дә игътибардан читтә калмый. Предприятиедән 17 кеше мобилизацияләнгән, тагын 11 белгеч контракт буенча хезмәт итә. «Без хәрбиләргә даими рәвештә матди ярдәм күрсәтәбез. Гаиләләренең көнкүреше белән кызыксынып торабыз. Мобилизацияләнгән хезмәткәрләрнең балаларына бәйрәмнәр уңаеннан бүләкләр, спорт һәм концерт чараларына билетлар таратыла. Егетләр Ватан иминлеге хакына хезмәт итсеннәр һәм туганнары өчен борчылмасыннар өчен барысын да эшлибез», – дип йомгаклады сүзен Айдар Абделхаков.