Казан электр трамваеның 125 еллыгы уңаеннан быел «Метроэлектротранс» предприятиесе Дан аллеясында 1953 елда җыелган МТВ-82 ретротрамваен урнаштырырга планлаштыра. Аның кузовы Свердловск өлкәсенең Волчанск шәһәрендә табылган, анда ул склад буларак файдаланылган. Реставрация эшләре трамвай депосы энтузиастлары көче белән гамәлгә ашырыла. «Метроэлектротранс» МУП директоры Айдар Абделхаков аппарат киңәшмәсе барышында мондый музей экспонатларының дөньяда сигез генә булуын билгеләп үтте.
Шәһәр мэры Илсур Метшин ассызыклап узганча, Казан электр трамваеның юбилей датасы – Татарстан башкаласының тарихи мирасы. «Айдар Камил улы тарафыннан әйтелгән сүзләр күп кенә казанлылар өчен ачыш булыр, дип уйлыйм. Безнең Казан трамваена 125 ел тула, һәм ул да, борынгы архитектура биналары кебек үк, башкалабызның тарихи мирасы. Казан электр транспорты тарихының авыр сәхифәләре артта калуы шулай ук мөһим», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Метроэлектротранс» МУП өчен 2023 ел да юбилей елы булды. Узган ел Казан троллейбусына 75 ел тулуны билгеләп үттеләр. Истәлекле вакыйга уңаеннан предприятие көче белән МТБ-82, ЗиУ-5 троллейбуслары реставрацияләнде һәм Дан аллеясында урнаштырылды. Шулай ук Россия һәм Белоруссиядән шәһәр электр транспорты предприятиеләренең 100 җитәкчесен җыйган Шәһәр электр транспорты предприятиеләренең халыкара ассоциациясе конференциясе дә әлеге вакыйгага багышланды. «Бүген Дан аллеясы туристларның һәм шәһәр халкының яраткан урынына әйләнде», – диде Айдар Абдулхаков.
«Метроэлектротранс» МУП директоры хәбәр иткәнчә, узган ел предприятиенең логотибы үзгәртелгән, ул инде барлык метро станцияләрендә, троллейбусларда пәйда булган, хәзер эзлекле рәвештә трамвайларга төшерелә. «Яңа логотипның роле – барлык коллективның эш нәтиҗәләре өчен һәркемнең җаваплылык хисен арттыру», – диде Айдар Абделхаков. Шулай ук предприятие хезмәткәрләренең махсус һәм форма киемнәре үзгәреш кичергән.
Исегезгә төшерәбез, Казанда троллейбус хәрәкәте ачылуга 75 ел тулуны узган ел билгеләп үттеләр. Оешма хезмәткәрләрен юбилейлары белән Илсур Метшин котлады.