Бүген Казан Башкарма комитетында шәһәр
мэры Илсур Метшин Казан агломерациясен үстерү буенча киңәшмә үткәрде.
«Татарстан Республикасының киңлек үсеше институты» ДБУ директоры Олег Григорьев
мэрга һәм киңәшмәдә катнашучыларга Казан агломерациясенең мастер-планын тәкъдим
итте.
Киңәшмәдә
ТКХ төзелеш һәм архитектура министры Марат Айзатуллин катнашты.
«Бүген
Казан тирәсендә торак төзелеше актив үсеш ала. Мондый торак, кагыйдә буларак,
шәһәрдәгегә караганда арзанрак, әмма шул ук вакытта еш кына тиешле социаль,
транспорт, инженерлык инфраструктурасы юк һәм Казанның күрше районнарының
мөмкинлекләре исәпкә алынмый. Нәтиҗәдә, без Казан балалар бакчаларына,
мәктәпләргә, юлларга зур йөкләмә алабыз. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча зур эш
башладык. Казан агломерациясендә нәрсә һәм кайда төзергә кирәклеген аңларга
тиешбез, бу хаотик үсеш түгел, ә гармонияле үсеш булсын иде», – дип билгеләп
үтте Илсур Метшин.
Агломерациянең
уйланылган мастер-планы территориянең баланслы үсеше өчен кирәк, дип
ассызыклады Григорьев. Әйтик, һәр иртә Казанга Биектау, Питрәч, Лаеш, Югары
Ослан, Яшел Үзән районнарыннан 90 меңгә якын кеше эшкә килә. Шул ук вакытта,
әгәр хәзерге вакытта агломерациядә 1,7 млн кеше яши икән, 2050 елга халык саны
2,2 млн кешегә кадәр артачак. Шәһәр төзелеше хаталарын булдырмас өчен әлеге
чакыруга әзерләнергә кирәк.
Мастер-план
өстендә эш эшчеләр саны һәм мәшгульлек урыннары буенча җентекле аналитикадан
башланды, халыкның төп каналлары һәм хәрәкәт күләме билгеләнде, икътисад,
сәнәгать потенциалы, социаль объектлар һәм рекреацион зоналар белән тәэмин
ителеш анализланды, дип билгеләп үтте Григорьев.
Алынган
мәгълүматлар төрле территорияләрнең параметрларын формалаштыру өчен нигез булып
торган. Баланс моделе эшләнгән, ул эш урыннарын бүлеп бирергә, шул рәвешле
агломерациядәге юлларда маятник хәрәкәтен һәм тыгыннарны киметергә мөмкинлек
бирә. Аз катлы яки биек төзелеш, шулай ук шәхси торак төзелеше йортларын теркәү
аша теге яки бу территориядә халык саны билгеләнгән. Шулай ук төрле социаль
инфраструктураның урнашуы, яңа юлларның трассировкасы, хезмәт кушымтасы
урыннары, инженерлык коммуникацияләре билгеләнгән. Һәр территориянең үсеше
транспорт һәм инженерлык инфраструктурасының үсешенә бәйле.
Тәкъдим
ителгән проектка яңа юллар трассировкасына, инженерлык инфраструктурасын
үстерүгә, төрле участокларда төзелеш күләмнәренә, транспорт-күчмә төеннәрне
үстерүгә һ.б. кагылышлы фикерләр әйтелде. Илсур Метшин эшче төркем булдырырга
кушты, төзәтмәләр кертү дә алар өстендә булачак. Һәр зур теманы – транспорт,
инженерлык, социаль инфраструктура һ.б. – җентекләбрәк эшкәртү өчен аерым
карарга кирәк. Атна саен төзелеш министры һәм шәһәр мэры катнашында очрашулар
планлаштырылган.
Мастер-план
буенча эшләр тәмамланганнан соң, документ Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка
тапшырылачак.
Киңәшмәдә
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин,
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, ТР төзелеш, архитектура һәм
торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев һ.б. катнашты.