Казан мэры,
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең Евразия бүлеге президенты, БМОның
җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты президенты Илсур Метшин
видеоэлемтә аша «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» президиумы
утырышында катнашты. Анда оешманың генераль секретаре Эмилия Сайзның
вәкаләтләре озайтылды, ул 2017 елдан бирле әлеге вазифаны башкара. Утырышта
катнашучыларны «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» президенты Угур
Ибраһим Алтай сәламләде.
Быел «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. 2004 елның 2
нче апрелендә Казанда оештырылган Евразия бүлегенә дә шуның кадәр ел.
«Тотрыклы үсеш максатлары
үзләштерелә, климат инициативалары, җаваплы куллану һәм җитештерү принциплары
алга сөрелә. Бүген без Евразия төбәге илләреннән 800 дән артык муниципаль
берәмлекне берләштерәбез һәм, Евразиянең җирле хакимиятләре мәнфәгатьләрен
яклап һәм гомумән дөнья муниципаль хәрәкәтен ныгытып, динамик үсешне дәвам
итәбез», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин сүзләренчә, катлаулы
халыкара вәзгыятькә карамастан, оешманың бердәмлеге бербөтен булып кала.
Берләшмәдә катнашучылар шәһәрләрдә уңай шартлар тудыру һәм халыкара муниципаль
хәрәкәтне үстерү өчен уртак максатлар куялар.
«Президиумның барлык әгъзаларына
һәм генераль секретарь Эмилия Сайзга бергәләп оешманың бердәмлеген саклаганы,
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең гомуми максатларына ярдәм иткәне
өчен рәхмәтлемен», – дип ассызыклады оешманың Евразия бүлеге президенты.
Кыргызстанда, Таҗикстанда һәм Россия
шәһәрләрендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең Евразия бүлеге узган
ел тотрыклы үсеш максатларына багышланган укыту семинарлары үткәрде. Берләшү
казанышларына «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» генераль секретаре
Эмилия Сайз да өлеш кертте. Шәһәр башлыгы катлаулы геосәяси шартларда оешманың
бердәмлеген саклауда аның бәяләп бетергесез ролен билгеләп үтте.
«Безнең казанышларыбызның күбесе
Эмилия тарафыннан куелган хезмәт, көч һәм тырышлык нәтиҗәсе булып тора.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» генераль секретаре вазифасында аның
вәкаләтләрен озайту вакыты җитте. Әгәр хөрмәтле Эмилия Сайз оешма файдасына
эшләвен дәвам итәргә риза булса, без Евразия шәһәрләре исеменнән әлеге
кандидатураны хупларга әзер. Мин сезгә уңышлы эш оештыруны, җирле үзидарә
мәнфәгатьләрен яклау эшендә позицияләребезне ныгытуны телим», – дип мөрәҗәгать
итте «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» генераль секретаре Илсур
Метшин.
Аннары оешма турында доклад белән
Эмилия Сайз чыгыш ясады. Шулай ук утырышта катнашучылар 2024 елга «Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең өстенлекләре, агымдагы геосәяси вәзгыять
шартларында җирле һәм төбәк хакимиятләренең роле турында фикер алыштылар.