ТР башкаласында «Киләчәк уеннары» фиджитал-турнирында катнашучылар һәм кунаклар өчен 33 кунакханәдә 2640 номер һәм Универсиада авылында 1200 бүлмә әзерләнгән. Алар өчен якынча 200 мең порция ризык әзерләнәчәк. Бу хакта «Казан Экспо»да турнирны ачуга багышланган матбугат конференциясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Шәһәр башлыгы шәһәр инфраструктурасы, шул исәптән спорт инфраструктурасы, шулай ук җәмәгать туклануы предприятиеләре, мәдәни учреждениеләр, кунакханә бизнесы кунакларны кабул итүгә тулысынча әзер дип белдерде.
«Казан өчен спорт дөньясы вакыйгалары үзәгендә булу яңалык түгел. Әмма бу юлы без үзебезне чынбарлыкны һәм санлы дөньяны берләштерә торган мультиспорт форматындагы бөтенләй үзгә чараның шаһитлары дип атый алабыз. Нәкъ менә Казандагы «Киләчәк уеннары» алдагы ярышларның прототибы булачак. Кайчандыр Афинада Олимпиада туган кебек, Казанда да яңа цифрлы Олимпиадага нигез салына. Һәм без моңа чын күңелдән шатбыз», – дип билгеләп үтте мэр.
«Киләчәк уеннары»н кабул итү һәм оештыру хокукына 19 шәһәр дәгъва кылган. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, Татарстан башкаласы өчен мондый халыкара вакыйгалар бик мөһим – алар шәһәрне үстерергә ярдәм итә.
«Без кунаклар кабул итәргә яратабыз, мондый ивентларга шатбыз, чөнки зур дулкын көймәләр күтәрә. Оештыручыларыбыз әлеге вакыйга уңаеннан федераль хөкүмәт коллегалары белән берләшәләр. Һәр шундый чарадан соң Казан объектларга байый. Мәсәлән, 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатын, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм 2013 елгы Универсиаданы искә төшерү дә җитә. Алардан калган мирас «Киләчәк уеннары» инфраструктурасы өчен җирлек булды. Һәм, әлбәттә, сүз инфраструктура турында гына да түгел», – диде шәһәр башлыгы.
Казанга дөньяның 100 дән артык иленнән 300 гә якын команда килер дип көтелә. ТР башкаласы 6 меңгә якын катнашучы, кунак, волонтер кабул итәчәк.
«Шәһәрнең 300 рестораны, кафелары кунакларны дөнья халыклары ашлары белән сыйларга әзер. Ләкин татар халкының милли ризыкларын бер татып карагач, тагын авыз итәсе килә», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Мэр шәһәр кунаклары өчен әзерләнгән масштаблы мәдәни программа турында да сөйләде.
«80 төрле чара уздыру күздә тотыла. Моннан тыш музейлар, күргәзмәләр, Шаляпин фестивале һәм башкалар. Барлык объектларда катнашучылар һәм кунаклар өчен билетлар броньланган. Масштаблар турында сөйләгәндә, шуны искәртәсе килә: хөкемдарлар һәм катнашучылар өчен – 50 мең порция, волонтерлар өчен – 44 мең порция, тәнәфесләр һәм кофе-брейклар өчен 100 мең порция ризык әзерләячәкбез», – дип, статистика белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
«Әлеге мәйданчыкларда без киләчәгебезне күрәбез – төрле илләрдән килгән кешеләр биредә танышалар, дуслашалар. Казанга рәхим итегез. Без сезне күрүебезгә бик шат», – дип, сүзен йомгаклады Илсур Метшин
Матбугат конференциясендә «Киләчәк уеннары» проекты җитәкчесе Игорь Столяров, чараның спорт директоры Владислав Ершов, «Ак Барс» командасының фиджитал-хоккейчысы Максим Пестушко, Белоруссиядән, Кытайдан, Сербиядән килгән фиджитал-спортчылар катнашты. Чарада чит ил журналистлары да бар иде.