Казанда туристлар агымы буенча яңа рекорд куелган: 2023 елда шәһәрдә 4 млн кунак булган. Бу, 2022 ел белән чагыштырганда, 11% ка күбрәк. «СберАналитика» мәгълүматларына караганда, ТР башкаласына килүчеләрнең 70% тан артыгы – Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр. Туристларның 70% ы шәһәргә гадәттә берничә көнгә, ә 30% ы экскурсия максатыннан бер көнгә килә. Ял итүчеләр башкалада уртача 4 көнгә кала, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.
«2007 елда кыюсыз гына ясаган чыгышларыбызны искә төшерәм, без ул вакытта республиканың беренче президентына Казанга миллион турист җәлеп итәргә вәгъдә биргән идек. Минтимер Шәймиев вәгъдәбезне бик шикләнеп кабул итте, чөнки Казанның меңьеллыгына 470 мең турист килде. Тырыш хезмәт, халыкара вакыйгалар, әлбәттә, Меңьеллык үзе – бүгенге уңышларыбызның нигезе. Халыкара чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча планлы эш алып бару, федераль илкүләм проектларны, үзебезнең республика проектларын гамәлгә ашыру бүген 4 миллион туристны кабул итәргә мөмкинлек бирде. Максатлар никадәр кыюрак булса, казанышлар да шулкадәр югарырак», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы җитәкчеләрне үзләре һәм командалары өчен югары максатлар куярга һәм аларга ирешергә чакырды. Илсур Метшин, Сингапурның беренче премьер-министры Ли Куан Юны үрнәк итеп куеп, аның 70 яшьләр тирәсендә булуына да карамастан, 80 елга алдан билгеләнгән планы барлыгын сөйләде.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, тармакның үсүе белән инфраструктурага һәм хезмәт күрсәтүгә таләпләр дә арта. «Бу бар нәрсәгә: аэропортка, тимер юл вокзалларына, елга транспортына һәм кунакларны каршы алучы персоналга кагыла. Театр элгечтән башланган кебек, безнең Казан да «Казанга рәхим итегез» дигән кешеләрдән башлана. Таможня стойкасыннан һәм багаж алудан башлап, такси, автобус хезмәте, хоспиталити өлкәсенә кадәр», – дип ассызыклады ул.
«Безгә камилләшергә зур халыкара чаралар ярдәм итә. Мондый вакыйгалар белән без үз осталыгыбызны шомартабыз гына. «Киләчәк уеннары», БРИКС уеннары һәм БРИКС саммиты безгә Татарстан башкаласын тагын да танытырга, шәһәребезгә беренче тапкыр килеп, аның турында дусларына, танышларына, гаиләләренә сөйләячәк һәм Казанны сәяхәт өчен яңа юнәлеш буларак тәкъдим итәчәк кешеләр хисабына туристлар санын арттырырга мөмкинлек бирер дип ышанам», – диде мэр.
Казанда туристлар сезонының иң кызу чоры – майдан ноябрьгә кадәр. Аларның 70% ы шушы вакытта килә. Узган ел бу чорда ТР башкаласында 3 млн кеше булган, шуларның миллионнан артыгы – июль һәм август айларында. Алдагы күрсәткечләр белән чагыштырганда үсеш 20% ны тәшкил иткән.
Кунакларның күбесе Мәскәүдән, Башкортостаннан, Чувашиядән килә. Казанга сәфәрләр республикада яшәүчеләр арасында да бик популяр, башкаланы бигрәк тә Чаллы, Яшел Үзән һәм Әлмәт халкы үз итә икән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 2023 елда ТР башкаласына 101 мең 627 чит ил гражданины килгән. Исемлектә Кытайны аерып күрсәтергә мөмкин, әлеге илдән килгән кунаклар саны узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр арткан. Шулай ук Казан Төркия, Казахстан, Иран, Һиндстан һәм Пакыстан гражданнары арасында популяр булган.
Туристлар бер кешегә тәүлегенә уртача 2,75 мең сум акча тотканнар. «Сбербанк» карталары буенча туристларның чыгым күләме якынча 24 млрд сум булган. Банкоматларда салдырылган һәм җирле халык карталарына күчерелгән акчаларны исәпкә алганда, 2023 елда Казанда туристларның гомуми акча әйләнеше 38,1 млрд сумны тәшкил иткән. 2022 ел белән чагыштырганда үсеш – 40%, инфляция дәрәҗәсен исәпкә алганда – 30%.
Казан кунаклары сарыф иткән акчаның 23% ы – җәмәгать туклануы учреждениеләренә, 22% ы – азык-төлек кибетләренә, тагын 21% ы хезмәт күрсәтү, күңел ачу өлкәләренә һәм кунакханәләргә туры килә.
«Бу җитди саннар. Туризм тармагының кече һәм урта бизнесына үсү өчен мөмкинлекләр бар», – диде Илсур Метшин.
Шул ук вакытта кунакларны урнаштыру буенча төп объектларга ихтыяҗ зур түгел. Кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 65,7% ны тәшкил иткән, ә иң кызу чорда әлеге күрсәткеч 85-95% булган. Туристлык волонтерлары ассоциациясе үткәргән сораштырулар буенча ял итүчеләрнең 28 проценты арендага торак алу яклы, 13 проценты туганнарында тукталырга ярата, 10 проценты – хостелларга, 49 проценты кунакханәләргә урнаша.
«Димәк, торак хуҗалары да үз бонусларына ия. Әлегә бу базарны бәяләү кыен – ул көйләнмәгән, һәрхәлдә, барысы да Казан файдасына. Башкала халкы өчен бу бик яхшы керем алу һәм гаилә бюджетын тулыландыру мөмкинлеге», – дип өстәде Илсур Метшин.
Дарья Санникова сүзләренә караганда, Казанга хатын-кызлар (60%) ешрак килә икән. Туристларның уртача яше – 40 яшь.
Туристлар яратып йөри торган урыннар: Казан Кремле, Бауман урамы, Иске Татар бистәсе, Кремль яр буе, «Казан Ривьерасы» аквапаркы һәм шәһәр музейлары.
Казан Кремленә 2023 елда 4 млн 498 мең кеше (2022 ел белән чагыштырганда 20,6% ка күбрәк) килгән. Чәкчәк музеенда, «Казан Ривьерасы» аквапаркында кунаклар саны шулай ук 20% ка күбрәк булган. «Шәһәр панорамасы» музее 62 мең 490 кешене кабул иткән. «Казан» гаилә үзәгендәге күзәтү мәйданчыгына 400 мең турист күтәрелгән.