Узган ел нәтиҗәләре буенча Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында сәнәгать җитештерүе индексы – 118,9% ны, предприятиеләрнең үзләрендә җитештерелеп озатылган продукция күләме якынча 160 млрд сумны тәшкил иткән. Бүгенге көндә районнарда 61 меңнән артык предприятие һәм оешма теркәлгән – бу шәһәр буенча гомуми күрсәткечнең өчтән бер өлеше. Болар хакында Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә районнар администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
2022 ел белән чагыштырганда эшсезлек дәрәҗәсе якынча ике тапкырга – 0,27% ка кадәр кимегән. Бүгенге көндә бер эш эзләүчегә уртача тугыз вакансия туры килә. Районнар башлыгы сүзләренә караганда, эшсезлек зур темплар белән кими, чөнки сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре күпләп ачыла. Хәзерге вакытта аларның гомуми саны 3600 дән артык. Моннан тыш, 13 мең шәхси эшмәкәр һәм 27 мең үзмәшгуль теркәлгән – бу 2022 ел күрсәткечләреннән 39% ка күбрәк.
Узган ел Вахитов һәм Идел буе районнарында 230 мең кв. метрдан артык торак (10 йорт) файдалануга тапшырылган. Тагын 40 объектта төзелеш эшләре дәвам итә, М14, «Новая Портовая» микрорайоннары, Островский урамы һәм башка территорияләр актив рәвештә төзелә.
Федераль, төбәк һәм муниципаль программалар буенча районнарда өч күпер, 27 юл һәм тротуар ремонтланган, әлеге эшләр өчен 3,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Юл буйларында, ишегалларында, шулай ук паркларда һәм скверларда 1,5 меңнән артык яктырткыч урнаштырылган.
Поселоклар эчендәге юллар шулай ук ремонтланган. Аларның бишесендә 71 мең кв. метрдан артык мәйданда участоклар яңартылган. «Отар торак массивында «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төп урам ремонтланды һәм яңгыр канализациясе челтәрләре тәртипкә китерелде. Быел да эшне дәвам итәчәкбез – Садовая урамын төзекләндерүне планлаштырабыз», – дип белдерде Альберт Салихов. Районнар составына 28 поселок керә, аларда барлыгы 50 меңнән артык кеше яши.
Җиде коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтенә бару юллары ремонтланган. Быел ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән эшләрнең икенче этабы өчен өстәмә финанслау бүлеп бирелгән.
Альберт Салихов администрация командасы тарафыннан халык белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелүен ассызыклап узды: узган ел 23 мең мөрәҗәгать һәм 22 мең шалтырату кабул ителгән, телеграм-каналда шәһәрлеләр 9 меңнән артык комментарий калдырган. Халык белән элемтә, аларның бәяләмәләре алга таба чараларны планлаштырырга, кайбер юнәлешләрдә эшкә төзәтмәләр кертергә ярдәм итә, дип ышана спикер.
Мэр Илсур Метшин фикеренчә, халык белән эшләү – район администрацияләренең төп бурычы, барлык мөрәҗәгатьләргә дә үз вакытында, аңлаешлы һәм дәлилле җавап юлланырга тиеш. «Барлык мәсьәләләрне дә тиз генә хәл итеп булмый, әмма мөрәҗәгать итүчегә бу хакта хәбәр иткән очракта, ул моны ни өчен хәзер эшләп булмавын аңларга тиеш», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.