Иске Татар бистәсенең туристлык кодын үстерүгә 204 млн сум акча бүлеп бирелгән, шуның 165 млн сумы – федераль бюджеттан. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә «Иске шәһәр» префектурасы башлыгы Айрат Фәезов хәбәр итте.
«Иске Татар бистәсендә масштаблы үзгәрешләр һәм, гомумән, аны коткару буенча эш 10 ел элек башланды һәм ул уңышлы дәвам итә. Префектура оештыру турында карар бик вакытлы кабул ителде. 2013 елгы Универсиада башланырга бер ел да өч ай калып барганда, без рәис Рөстәм Миңнеханов белән Иске Татар бистәсе территориясенә килдек, андагы хәрабәләрне яхшы хәтерлим», – диде мэр Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, территорияне торгызуга бизнес вәкилләре һәм битараф булмаган активистлар кушылган. Эш хәзер дә, шул исәптән биналарның хуҗалары белән диалог төзү һәм үсеш мөмкинлекләрен карап тикшерү юнәлешендә дәвам итә.
«Бу эштә, яктыртудан, урам җиһазларыннан, фотозоналардан алып төрле уңайлыклар булдыруга кадәр, вак-төяк мәсьәләләр юк. Болар барысы да иске Казан атмосферасын тудыра. Әлеге территориянең данлы тарихи үткәне генә түгел, ә бөек киләчәге дә бар. Без Порт урамын реновацияләүгә актив рәвештә керештек, ул, Иске Татар бистәсе белән ярашкан хәлдә, иртәгәсе көн шәһәре. Регенерациянең беренче чалымнарын быел ук күрербез дип өметләнәм», – дип белдерде мэр.
Иске Татар бистәсе йөзгә якын тарихи-мәдәни мирас объектын берләштерә
Айрат Фәезов әйтүенчә, Иске Татар бистәсе территориясе 96 тарихи-мәдәни мирас объектын үз эченә ала, аларның җидесе – федераль дәрәҗәдәге әһәмияткә ия һәйкәлләр.
2021 елда Казан Шәһәр үзәгенең туристлык коды проектларының бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гариза тапшыра.
«Илсур Рәис улы, Сезнең ярдәмегез белән, шулай ук ТР рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов булышлыгы белән һәм зур оешкан команданың уңышлы эш алып баруы нәтиҗәсендә Казан беренче урынга лаек булды», – диде «Иске шәһәр» префектурасы башлыгы.
Шул рәвешле Иске Татар бистәсенең туристлык кодын үстерүгә 200 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә. Проектлаштырыла торган территориянең чикләре Таҗи Гыйззәт урамыннан Вахитов мәйданына кадәр 100 гектар мәйданны тәшкил итә.
Яз һәм җәй айларында проект эшләнгән, ә көз көне аны гамәлгә ашыруга старт бирелгән. Мәсәлән, беренче чиратта яңа урналар урнаштырылган һәм санитария бүлмәләре булдырылган, чөнки аларның юклыгына шикаятьләр килеп торган. Каюм Насыйри урамында заманча санитар модуль урнаштырылган, гыйнвар аенда ул эшли башлаган. Чаралар үткәрү өчен сәхнә җиһазландырылган.
10 нан артык объектка аларның архитектура үзенчәлекләрен аерып күрсәтә торган яктырткычлар урнаштырылган
11 тарихи объектта, шул исәптән Әл-Мәрҗани мәчетендә, биналарның архитектура үзенчәлекләрен аерып күрсәтә торган яктырткычлар урнаштырылган. Соңгысында хәзерге вакытта капиталь ремонт бара. Эшләр комплексында, бина элементларын һәм татар милли орнаментларын саклаган хәлдә, бут ташыннан ясалган нигезне ныгыту, манараны яңарту каралган. Капиталь ремонтны август ахырына тәмамларга планлаштыралар.
«Иске Татар бистәсенең визуаль стилен эшләү проектның төп юнәлешләреннән берсе булды. Нигез итеп «хәситә» образы алынды, ул үзенең формасы белән бистә территориясен кабатлый кебек», – дип сөйләде спикер.
Туган якны өйрәнүчеләр, экскурсоводлар һәм галимнәр белән берлектә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен булдырылган яңа навигация системасының тышкы күренеше, мәгълүматилыгы һәм аны адаптацияләү буенча киңәшләр эшләнгән.
Территория өч тематик участокка бүленә: сәнәгать зонасы, бистә һәм Болак арты. Аларның һәрберсенең үз навигация дизайны бар, ул визуаль стильнең гомуми концепциясенә туры килә.
«Системага үзләрендә пюпитр һәм тактиль макет функцияләрен берләштергән яңа элементлар өстәдек. Алар начар күрүчеләргә бистә тарихы һәм аның архитектурасы белән танышырга ярдәм итәчәк. Тактиль макетларны Әл-Мәрҗани мәчете, Тихвин чиркәве, Тукай исемендәге музей, Ш.Мәрҗани йорты кебек объектларда урнаштыру каралган», – дип билгеләп үтте Айрат Фәезов.
Аның сүзләренә караганда, Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә тактиль карта барлыкка килгән, анда Иске Татар бистәсенең архитектура һәйкәлләре күрсәтелгән. Шулай ук килгән кунакларны территория топонимикасы белән таныштыручы, пыяладан ясалган мәгълүмат стендлары да урнаштырылган.
Иске Татар бистәсендәге «Шатлык» арт-объекты
Ул Татарстан урамындагы 7 нче йорт фасадына урнаштырылган – бу урын Иске Татар бистәсенә керү капкасы булып санала. «Шатлык» композициясе рәссам Илнур Сираҗиев һәм шәһәр мэриясе каршындагы иҗат төркеме тарафыннан эшләнгән.
Объект ике өлештән гыйбарәт: аста – татар хатын-кызларының бизәнү әйбере, ул кошны хәтерләтә, ә өстә милли киемнәрдән бистә халкы сурәтләнгән, алар, кулларын җәеп, кунакларны каршы алалар кебек.
«Казанлыларның кунакчыллыгын тасма кебек күккә таба бөтерелгән милли билбау – кушак, ә күңел җылысын һәм мәхәббәтен Кояш рәсеме сурәтли», – дип ассызыклады «Иске шәһәр» префектурасы башлыгы.
Әлеге композицияне яктыртуның ике эш режимы бар – көндәлек һәм бәйрәмчә. Бу объекттан Иске Татар бистәсе буенча экскурсия маршрутлары башлана.
Бүгенге көндә «Иске шәһәр»нең оригиналь һәм авторлык маршрутлары буенча яңа тематик экскурсияләр челтәрен булдыру өстендә эш алып барыла. Шулай итеп, туристлык сукмакларының гомуми озынлыгы 10 км га кадәр артачак.
20 уникаль маршрут сценарие буенча аудиогидлар коллекциясен рус, татар, инглиз һәм БРИКС илләренең берничә дәүләт телендә эшләү планлаштырыла.