Биш ел эчендә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында 14 балалар бакчасы ремонтланган, шуларның икесе – узган елда. Идел буе районының 383 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт эшләре бара, алар тәмамланганнан соң бирегә аутистик спектры бозылган һәм психик үсешендә тоткарлыклар булган балалар йөри алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә районнар администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
Мәктәпләрдә дә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен шартлар тудырыла – узган ел өч учреждениедә 18 инклюзив кабинет яңартылган. Ә 41 нче мәктәп өчен КФУ махсус җиһазлар сатып алган.
«Мәгарифне үстерү» федераль программасы буенча тугыз мәктәптә фасадлар, түбәләр, кабинетлар, тәрәзәләр яңартылган, ә алты учреждениедә актлар һәм спорт заллары төзекләндерелгән. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә ашханәләрне капиталь ремонтлау дәвам итә – программа гамәлдә булган вакыт эчендә 40 азык-төлек блогында эшләр башкарылган. Быел тагын биш мәктәп рестораны ачу планлаштырыла.
Районнарның белем бирү инфраструктурасын үстерү буенча быел да планнары зурдан: Р.Гәрәев урамында аграр университетның 635 студентка исәпләнгән тулай торак корпусын төзү планлаштырыла; Актай урамында «Олимп» балалар иҗаты үзәген төзү өчен финанс чаралары бүлеп бирү көтелә; Сул як Болак урамында Вахитов районының Балалар иҗаты үзәге бинасы фасады ремонтланачак. Моннан тыш, 6 нчы гимназия, 35 нче һәм 83 нче лицейлар IT-тармакта һәм пилотсыз системалар проектлаштыру өлкәсендә күнекмәләрне үстерү өчен махсуслаштырылган сыйныфлар комплектлаштыруга 12 шәр млн сум акча алачак.
«М14 микрорайонында мәктәп төзелә башлады. «Олимп» яшүсмерләр клубы төзелеше һәм А.Алиш исемендәге үзәкне ремонтлау проектлары буенча экспертиза нәтиҗәләрен көтәбез. А.Алиш исемендәге үзәк – ремонтланмый калган соңгы объектларның берсе. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Ул Казанның мәдәният йортларына һәм балалар үзәкләренә планлы рәвештә ярдәм итә. Шәһәрнең иң борынгы балалар учреждениесе быел ремонтланыр дип өметләнәбез», – диде мэр Илсур Метшин.
Мәктәпләрдә инфраструктураны яңарту белем бирү сыйфатына да тәэсир итә. Альберт Салихов сүзләренә караганда, узган ел районнарның 274 чыгарылыш укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән, ә олимпиадаларның барлык этаплары буенча укучылар 2057 призлы урын яулаганнар. Бөтенроссия интеллектуаль ярышларының йомгаклау этабында 73 укучы призер булган. Бу шәһәр буенча күрсәткечләренең – 46 проценты, ә ТР буенча якынча өчтән бер өлеше дигән сүз.
«Районнардагы мәктәпләрдә БДИ буенча да уртача балл шәһәр һәм республика күрсәткечләреннән югарырак. 59 чыгарылыш укучысы имтиханнарын 100 баллга тапшырды, аларның икесе ике фән буенча максималь балл җыйды», – дип билгеләп үтте спикер.
Альберт Салихов спорттагы уңышларга да тукталды: 6 нчы һәм 16 нчы гимназия волейболчылары күп еллар дәвамында республиканың мәктәп волейбол лигасы лидерлары булып саналалар. Укытучылар да калышмый. Узган ел белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында спортның дүрт төре буенча спартакиада оештырылган, анда 25 мәктәптән укытучылар үзара көч сынаша. Спартакиаданың җиңүчесе уку елы ахырында билгеләнәчәк.