Рауис Гәрәев урамындагы Казан хәрби госпитале 2022 елның сентябрендә ачылды. Төзелеш эшләре бер ел дәвам итте. Учреждение территориясенең гомуми мәйданы 5 гектарны тәшкил итә, ә бинаның мәйданы – 33 мең кв.м. Беренче өч катта – дәваханә, дәвалау-диагностика бүлеге, дүртенче катта операция һәм реанимация блоклары урнашкан. Госпиталь 230 урынга исәпләнгән.
Шәһәр башлыгына флюорография кабинетын, компьютер томографиясе үткәрү өчен процедура бүлмәсен, реанимация залын, операцияләр бүлеген, реанимация һәм интенсив терапия бүлеген, хирургия блогын күрсәттеләр.
Мэр ярчыклы җәрәхәт алганнан соң госпитальгә эләккән пациентларның берсе белән аралашты. «Акрынлап кына аякка басам. Яраларны ярчыклардан чистарттылар, хәзер невролог табарга кирәк. Гаиләм бик борчыла, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итеп торалар», – диде хәрби.
«Махсус операция зонасындагы вакыйгаларны игътибар белән күзәтәбез. Сезнең өчен инде бу гадәти хәл, ләкин без һәрнәрсәне чын батырлык һәм кыюлык итеп кабул итәбез. Сезгә чиксез хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. 23 нче февраль алдыннан сезне һәм Ватанны саклаучыларның барысын да бәйрәм белән котлыйбыз, нык сәламәтлек телибез, иң мөһиме – әйләнеп кайтыгыз, Казан сезне көтә», – дип мөрәҗәгать итте мэр аңа һәм бүләк тапшырды.
Госпиталь башлыгы, медицина хезмәте подполковнигы Дамир Ижбердеев сүзләренә караганда, учреждение хәрби хезмәткәрләргә, хәрби пенсионерларга һәм Россия Оборона министрлыгының хәрби дәвалау учреждениеләрендә медицина ярдәме алу хокукына ия башка категория гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә әзер. Госпитальгә аварияләр, һәлакәтләр һәм локаль хәрби конфликтлар нәтиҗәсендә җәрәхәт алганнарны, шул исәптән авиация транспорты ярдәмендә дә алып килергә мөмкиннәр. Хастаханә һәлакәтләр медицинасы федераль хезмәтенең гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү системасына кертелгән.
Хәрби госпиталь диагностика, дәвалау, йогышлы авырулар, административ-көнкүреш корпусларыннан гыйбарәт. 120 урынга исәпләнгән палаталар блогын үз эченә алган диагностика корпусында көндезге стационар, микробиология төркеме белән клиника-диагностика лабораториясе, кабул итү, стоматология, диагностика, нур диагностикасы һәм физиотерапия бүлекләре бар.
Операция блогы, хирургия, терапия, неврология һәм тире-венерология бүлекләре дәвалау корпусында урнашкан. Шунда ук дәваханә эшли, анда авыруларга амбулатор ярдәм күрсәтелә, ихтыяҗ булганда, медицина хезмәткәрләре аларны стационарга юллый. Бер сменага дәваханә 250 кеше кабул итә ала.
30 урынлык йогышлы авырулар корпусына аерым керү юллары оештырылган. Анда кабул итү бүлеге, аерым чыгу урыны булган һәм эчке шлюзлы махсус кабинетлар, дезинфекция блогы, көнкүреш бүлмәләре урнашкан.
Административ-көнкүреш корпусында медчасть, азык-төлек блогы, тәэмин итү бүлеге, даруханә, китапханә белән клуб һәм 200 урынга исәпләнгән конференцияләр залы бар. Госпитальдә дәваланучы хәрбиләр өчен атна саен ял чаралары оештырыла, шул исәптән концертлар һәм спектакльләр күрсәтелә. Шулай ук төрле чаралар үткәрүдә, матди чаралар белән тәэмин итүдә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы һәм башка ведомство учреждениеләре тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә.
Медицина учреждениесендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, шәһәрнең социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова да булдылар.
Исегезгә төшерәбез, мэр йөкләмәсе буенча Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү штабы төзелде. Аның эшчәнлеге кысаларында шәһәрдә ташламалар исемлеге кабул ителде. 15 нче февральгә булган мәгълүматларга караганда, 2,8 меңнән артык укучы ике тапкыр бушлай туклану белән тәэмин ителгән. Якынча 1,5 мең баланың ата-анасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен билгеләнә торган түләүләрдән азат ителгән. Район администрацияләре тарафыннан якынча 2,8 мең кешегә транспорт карталары бирелгән, алар буенча җәмәгать транспортында 481 меңнән артык бушлай йөрү теркәлгән. Шулай ук гаиләләргә муниципаль мәдәният учреждениеләренә һәм спорт объектларына бушлай йөрү өчен 4,8 меңнән артык «Батыр» картасы тапшырылган. Алар буенча балалар һәм аларны озатып йөрүче затлар якынча 59,9 мең билет алган.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Яңа ел алдыннан циркта бәйрәм тамашасы карады. Аларга барлыгы 8 мең билет таратылды. Казан Башкарма комитеты оештырган әлеге акция кысаларында балаларга бүләкләр дә тапшырылды: җиде яшькә кадәрге 1,7 мең балага – самокатлар, 3 меңнән артык укучыга – музыкаль колонкалар.
Балаларның ялын оештыруга да зур игътибар бирелә. Мәсәлән, 2023 елда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 440 тан артык бала Казанның сәламәтләндерү лагерьларында ял иткән. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән булган тагын 230 дан артык бала мәктәп яны лагерьларында көч туплаган. Быел каникуллар вакытында 30 лап бала өчен ике смена оештырылган.
Шулай ук «Нәфис Косметикс» АҖнең хәйрия акциясе кысаларында Казан хәрбиләренең гаиләләренә район администрациясе хезмәткәрләре 50 тоннадан артык азык-төлек җыелмалары һәм көнкүреш химиясе комплектлары тапшырды.
2023 елның ноябреннән пилот режимында «Үзебезнекеләр турында кайгырту» мәгълүмат ресурсы эшли башлады, анда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен каралган гамәлдәге ярдәм чаралары турында мәгълүмат тупланган һәм системалаштырылган. Платформа хәрбиләрне һәм аларның якыннарын, тиешле мәгълүмат белән тәэмин итеп, эзләнүләрдән коткара. Сайтта гражданнарның кайсы категорияләренә ташламалар каралган булуы һәм алардан ничек файдаланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелә.