Казан
мэры Илсур Метшин ТР башкаласында яшәүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән
котлады.
StartFragment
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Әлеге бәйрәм солдатларыбыз һәм офицерларыбызның батырлыгы, аларның каһарманлыгы, какшамас ихтыяр көче һәм чиксез кыюлыгы турында искәртә. Бу көнне без үз йортыбызның – Россиянең тынычлыгын гомерләре бәрабәренә сакларга әзер булучыларга хөрмәт күрсәтәбез.
23 нче февраль ватанпәрвәрлек, илебез халыкларының бердәмлеге символына әйләнде. Бу безне берләштерүче код, ул теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә һәм иң катлаулы проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Россия хәрбиләренең кыю гамәлләре моның ачык дәлиле булып тора, алар арасында инде ике ел дәвамында ата-бабаларының эшен намус белән дәвам итүче һәм бөек илебез суверенитетын яклаучы казанлылар да шактый.
Сезгә ихлас күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телим! Бәхет, игелек һәм рух ныклыгы насыйп булсын!
EndFragment