Ай башыннан Казанда 34,6 мм кар яуган,
бу айлык норманың 93% ын тәшкил итә. Соңгы өч атна эчендә шәһәр урамнарыннан
830 мең тонна кар чыгарылган. Ишегалларының 80% ы чистартылган. Юл хезмәтләре
көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә. Беренче чиратта беренче, икенче һәм
өченче категориягә караган юллар, шулай ук тротуарлар һәм җәмәгать транспорты
тукталышлары чистартыла. Идарәче компанияләр ишегалларын кардан арындыра. Казан
Мэры Илсур Метшин Әмәт поселогында урнашкан Дачная урамындагы ишегалдын кардан
чистарту барышы белән танышты һәм кар эретү станциясендә булды.
Бүгенге
көндә Казанда ишегалларының 80% ы кардан чистартылган. Юлларны, тротуарларны,
шулай ук контейнер мәйданчыкларына бару юлларын җыештыру өчен 1,5 мең урам
себерүче һәм 152 берәмлек техника җәлеп ителгән. Техниканың күпчелеге идарәче
компанияләр тарафыннан арендага алынган. Аномаль күләмдә кар яву нәтиҗәсендә
көртләрнең биеклеге берничә метрга җитә.
Әмәт
поселогында барлыгы егермедән артык урам кардан чистартылган: Калуга урамы,
Чабаксар урамы, Садовая урамы, Әмәт урамы, 51 йорт, Кырым урамы, 2 нче Газон
урамы, Грибоедов урамы, Студеная урамы, Маршал урамы, Плодовая урамы, Полярная
урамы, Параллель Әмәт урамы, Центральная урамы, Сквозная урамы, Подгорная
урамы, Центральная урамы, Мотор урамы. Шулай ук Братская урамындагы 14 номерлы
мәктәп тирәсе, өлешчә Дачная урамы кардан арындырылган. Бүгенге көндә Кырым
урамында кызу эш бара. Ундүрт күпфатирлы йорт ишегалларын җыештыруда биш урам
себерүче, бер мастер һәм тракторчы катнаша.
«Кар
меңләгән тоннада чыгарыла, эш күп. Без барлык ресурсларны да мобилизацияләдек.
Соңгы 10 елны алсак, иң карлы дип саналганнарында без 5 ай эчендә 900 мең тонна
кар чыгара идек. Узган өч атна эчендә 830 мең тонна чыгардык, бу бик зур сан.
Шәһәрнең юл хезмәтләре һәм төзекләндерү предприятиесе хезмәткәрләренә,
ишегалларына чыгып, аларны кардан чистартуда ярдәм иткән битараф булмаган
казанлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәм», – диде шәһәр башлыгы.
Тагын
бер мөһим бурыч – түбәләрне боздан һәм боз сөңгеләреннән чистарту. Казан шәһәре
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә,
башкаланың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе тарафыннан тиешле
хезмәтләргә әлеге проблеманы тиз арада хәл итү турында йөкләмә бирелгән.
«Атна
башында көннәр җылынды, хәзер температура төшә. Шул сәбәпле түбәләрдә боз һәм
боз сөңгеләре барлыкка килә, бигрәк тә авыш түбәле биналарда, ә андыйлар
Казанда шактый. Бу җитди бурыч, чөнки сүз шәһәрлеләрнең иминлеге һәм
сәламәтлеге турында бара», – дип ассызыклады Казан шәһәре Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары.
Илсур
Метшин түбәләрне боздан һәм боз сөңгеләреннән арындыру мәсьәләсен юлларны һәм
тротуарларны чистарту белән параллель рәвештә контрольгә алырга кушты.
Поселоклар ишегалдын карап тикшерү барышында шәһәр башлыгы шунда яшәүче Мәкъсүт
Сабиров белән аралашты. Ул көнгә ике тапкыр үз ишегалдын кардан чистартырга
чыга икән.
«Сезнең
кебек битараф булмаган кешеләр, төзекләндерү өлкәсендә хезмәт куючылар, идарәче
компанияләр көче белән без барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачакбыз», – диде
шәһәр башлыгы.
Узган кышкы сезон белән чагыштырганда кар эретү
пунктларына 10% ка күбрәк кар чыгарылган
Соңрак
Илсур Метшин Порт урамында урнашкан кар эретү станциясендә булды. Анда
тәүлегенә якынча 2 мең тонна кар эретелә. Бүгенге көндә кар эретү пунктларына,
узган кышкы сезон белән чагыштырганда, 10% ка күбрәк кар китерелгән. Узган ел
барлыгы 600 мең тонна кабул ителгән булса, быелның 9 нчы февраленә генә бу
күрсәткеч 700 мең тоннаны тәшкил иткән.
«Казанда
февральнең 9 көнендә якынча бер айлык норма кар яуды. Юл хезмәтләре эшчеләре
һәм механизаторлар көчәйтелгән режимда эшли. Һәр кич 1100 берәмлек техника һәм
800 юл эшчесе шәһәр урамнарына чыга. Кызганычка каршы, механизаторлар белән
проблемалар бар, хезмәтләре авыр булу сәбәпле, аларның 10% ы инде эштән китте.
Шулай да өстәмә механизмнар, өстәмә техника җәлеп итәбез. Барлык бурычларны
үтәргә тырышабыз», – дип хәбәр итте Мэрга Казан шәһәре Башкарма комитеты
җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев.
Ул
шәһәрдә төп магистральләрнең кардан чистартылган булуын ассызыклады. Әмма
квартал эчендәге юлларда, поселокларда әле эш күп.
«Шелтә
белдерүчеләр күп, бигрәк тә поселокларда. Мин халыкның ризасызлыгын аңлыйм.
Ләкин вәзгыятьне үзгәртү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Якын
көннәрдә карны чыгарырга тырышабыз. Һава торышы безгә ярдәм итәр дип өметләнәм,
алда әле эш күп», – диде шәһәр башлыгы.
Кар
эретү пунктларына тәүлегенә 12-14 мең тонна кар чыгарыла. Казанда барлыгы сигез
стационар станция эшли, аларда 14 камера урнаштырылган (Порт урамы, Несмелов
урамы, Воровский урамы, Васильченко урамы, Тула урамы, Гадел Кутуй урамы, Җиңү
проспекты). Порт урамында яңа станция һәм Несмелов урамында яңа камера ачылу
нәтиҗәсендә кар эретү станцияләренең җитештерүчәнлеге тәүлегенә 6,3 мең
тоннадан 8 мең тоннага кадәр артты.