Татарстан
башкаласында Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре советы төзелде.
Беренче җыелыш бүген «Мәскәү» мәдәният үзәгендә узды. Анда берләшмәнең төп эш
юнәлешләре һәм киләчәктә төрле проектлар буенча кураторлык билгеләнгән. Мэр
Илсур Метшин Совет эшчәнлеге белән танышты һәм предприятие, оешма җитәкчеләре
һәм яшьләр алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Шәһәр башлыгы Казан эшче яшьләренең
Татарстанда беренче муниципаль Совет булдыру инициативасын югары бәяләде.
«Казанда
якынча 350 мең яшь кеше яши һәм эшли, бу шәһәр халкының өчтән бер өлешен тәшкил
итә. Бүгенге көндә яшьләр өчен көрәшүче җитәкчеләребезнең зур системалы эше
башланды. Хезмәт хакы белән генә әлеге мәсьәләләрне хәл итеп булмый», – диде
Илсур Метшин.
Ул
бу юнәлештә «Татнефть» ААҖ һәм «СИБУР» кебек эре предприятиеләр эшчәнлеген
билгеләп үтте. Ә шәһәр хакимияте яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыруы өчен
шартлар тудыра.
«Яшьләр
бүген актив тормыш рәвеше алып бара. Кешеләр спорт белән шөгыльләнәләр һәм
мәдәни чараларга йөриләр, һәрьяклап үсәләр. Хәзер төрле конкурслар, спорт
ярышлары, мәсәлән, «Корпорацияләр кроссы» һәм башка чаралар үткәрелә», -
диде мэр һәм шәһәрдә яшьләрнең башлангычларына ярдәм итү эшен дәвам
итәчәкләренә ышандырды.
Илсур
Метшин очрашуда катнашучыларга искә төшергәнчә, 2007 елда Казан
университетларында башка төбәкләрдән килгән студентларның 3% ы гына укыган, ә
иң яхшы совет елларында аларның күләме 20-21% тирәсе булган. Шәһәрне үстерү
стратегиясе турында уйланып, республика җитәкчелеге мэрия белән берлектә
мәгариф системасын реформалаштыру карарын кабул итте. Быел Казанда чыгарылыш
студентларының 37% ы башка төбәкләрдән килгән яшьләргә туры килә.
«Казан –
студентлар башкаласы, бездә 160 мең студент бар. Без магнит-шәһәр булыр өчен
системалы эш алып бардык, анда иң яхшы һәм көчлеләр киләчәк, ким дигәндә, Идел
буеннан», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«ТР
Предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы Советы
әгъзасы Айдар Сәгыйтдинов сөйләвенчә, эшче, инженер һөнәрләрен популярлаштыру
яшьләр берләшмәсенең төп бурычы булачак. Активистлар предприятиеләрдә хезмәт
шартларын яхшырту мөмкинлеге турында фикер алышачак һәм вариантлар тәкъдим
итәчәк.
Залда
60 эре оешма вәкиле җыелган, алар белән Совет хезмәттәшлек итәчәк һәм бергәләп
актуаль проблемаларны хәл итәчәк. Айдар Сәгыйтдинов һәр предприятиегә үз
патронажына бер мәктәп алырга һәм һөнәри юнәлеш бирергә, тәҗрибә уртаклашырга,
үз эше турында сөйләргә тәкъдим итте. Шәһәрдә 192 мәктәпкә, шул исәптән шәхси
мәктәпләргә 209 предприятие исәпләнә.
«Без
бөтен шәһәрне берләштерә торган җәмгыять булдырырга теләдек. Яшьләр арасында
сораштыру үткәрдек, һәм респондентларның 93% ы катнашырга теләүләрен җиткерде.
Яртысы диярлек активист булырга әзер», – дип статистика белән уртаклашты
спикер.
Яшьләрне
спорт үсеше һәм шәхси үсеш проектлары көтүе билгеле булды. Шул ук вакытта
активистлар паркларны, скверларны һәм башка җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү
буенча проектларны тикшерүдә актив катнашырга ниятли. Тәкъдимнәрнең берсе
Советка наратлык кураторлыгын тапшыру булды, анда балалар чаралар, шул исәптән
өмәләр дә үткәрәчәк.
«Мәскәү»
мәдәният үзәгендә стенд күргәзмәсе эшли, аны да мэрга тәкъдим иттеләр.
Материалларда республика, Казан казанышлары һәм шәһәрнең төрле предприятиеләре
– оптика-механика заводы, мотор төзү җитештерү берләшмәсе һәм башкалар тарихы
чагылдырылган. Предприятие вәкилләре Илсур Метшинга яшьләр белән хезмәттәшлек
турында сөйләделәр. Әйтик, «Татхимфармпрепаратлар» акционерлык җәмгыятендә
балаларга мәктәп елларында ук һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итәләр – җәй көне
алар өчен лагерьлар оештырыла. Башкалар студентларга практика, шулай ук әлеге
вакыт өчен кайнар ризык һәм стипендия тәкъдим итә.
Илсур
Метшин «3 нче номерлы Казан икмәк заводы» АҖ генераль директоры Тимур
Кафаровка, «Нәфис косметикс» АҖ генераль директоры Динә Лавриковага, «Агава»
ҖЧҖ президенты Владимир Малыгинга, «Волгадорстрой» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе
Айрат Миңнуллинга, «Казанкомпрессормаш» АҖ директоры Илнур Сәгъдиевка һәм
«Татэлектромонтаж» АҖ генераль директоры Дмитрий Солуяновка социаль әһәмиятле
чараларны тормышка ашырганнары һәм яшьләр инициативаларын хуплаулары өчен
рәхмәт белдерде.
Кичә
азагында иҗат коллективларыннан яшьләр һәм предприятие һәм оешма активистлары
очрашу кунакларына музыкаль номер тәкъдим иттеләр.
Камилә
Вилданова