Бүген Казан шәһәре
Башкарма комитетында башкалабызның тарихи урыннарында шәһәр төзелеше эшчәнлеге
мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең эшче төркеме утырышы узды. Тикшерүгә
15 проект тәкъдим ителде. Утырышны Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин алып барды.
Төзеләчәк һәм
реконструкцияләнәчәк объектлар белән Казанның баш архитекторы Илсөяр
Төхвәтуллина таныштырды. Тәкъдим ителгән проектлар исемлегенә түбәндәге
адреслар буенча офис һәм административ биналарны төзү керде: Малая Красная ур.,
2/37, литер Б, Рөстәм Яхин ур., 4, Лебедев ур., 2, Подлужная ур. (57 нче участок),
Подлужная ур., 47.
Шулай ук Астрономия,
Сәйдәшев урамнарында йортлар һәм Фәтхуллин, Пехотная, Поперечно-Подлужная, Карелия
урамнарында берничә шәхси торак корылмалар төзү күздә тотыла.
Моннан тыш, Казан
татар дәүләт яшь тамашачы театры (Островский урамы, 10) һәм дәвалау-диагностика
үзәге (Астрономия урамы, 13/30) биналарын реконструкцияләү планлаштырыла.
Ахырда һәр проект
буенча фикер алышулар һәм тавыш бирү узды. Нәтиҗәдә 13 проект (кайберләре
төзәтмәләр белән) тарихи урыннарда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча
ведомствоара комиссиянең ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак утырышында
карап тикшерү өчен хупланды.
Комиссия эшендә
ТР рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТРның Мәдәни мирас объектларын саклау
комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Наталья Прохорова, Вахитов һәм Идел буе
районнары башлыгы Альберт Салихов, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей
Миронов, комиссия әгъзалары һәм башкалар катнашты.