Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы итеп Елена Студеникина билгеләнде
Марат Мөгыйнов
Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү
идарәсен Елена Студеникина җитәкләячәк. Бүлекчә структурасында ул җиде ел эшли,
шуларның алтысы – идарә башлыгының беренче урынбасары вазифасында. Кадрлар
үзгәреше турында эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Илсур Метшин игълан итте.
«Күпләп
балалар туып торган, зур тизлек белән үсүче шәһәрдә идарә алдына масштаблы
бурычлар куела. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, документлар
әйләнешен цифрлаштыру һәм максатчан аудитория белән үзара хезмәттәшлекне җайга
салу шундыйлардан, – диде шәһәр башлыгы. – Халык файдасына эшләү өчен үсәргә
мөмкинлекләр бар. Бигрәк тә РФ президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә
елында Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе эшчәнлеге төрле, шул ук вакытта
гаилә институтын, аның абруен һәм кыйммәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән
булырга тиеш».
Исегезгә
төшерәбез, Казанда Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгына конкурс үткәрелде. Әлеге вазифага 24 яшьтән 53 яшькә
кадәрге 40 кеше дәгъва кылды. Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча финалга
биш кеше чыкты, ә Елена Студеникина җиңү яулады. Конкурсның эксперт комиссиясен
мэр җитәкләде.
Илсур
Метшин яңа җитәкчегә уңышлар һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде.