2025 елга
Татарстан башкаласында цифрлы дубликат барлыкка киләчәк. Күчермәнең нигезен
шәһәрнең 3D-моделе тәшкил итәчәк, ул югары төгәллектәге орофотоплан һәм 2 мең
километрдан артык шәһәр урамнарының панорама төшерелү базасында төзелгән. Бу
хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм
элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев хәбәр итте.
«Цифрлаштыруны башларга мөмкин,
ләкин тәмамлап булмый. Бу чиксез камилләштерү процессы. 2025 елга Казанның
цифрлы дубликатын булдыру тәмамланачак, ул шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүдә яңа
эраны ачачак. Алдан эшләнгән эш күләмен аңлау хәтта кыен. Геомәгълүмат
системасына 15,5 миллионнан артык мәгълүмат һәм 456 мең документ кертелгән,
шәһәр территориясенең 53% тан артыгы цифрлаштырылган», – дип билгеләп үтте
шәһәр мэры Илсур Метшин.
Цифрлы дубликатны 2023 елда ясый
башлыйлар, шәһәрнең 3D-моделе лазер сканерлау ярдәмендә эшләнә. Алга таба
мондый коралларны куллану объектларның координаталарын һәм зурлыкларын төгәл
билгеләргә, шулай ук шәһәр мохите элементларын ясалма интеллект ысулы белән
инвентаризацияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә Казанда
муниципалитетны цифрлаштыруның 40 тан артык проекты гамәлгә ашырылган, аларда
ике меңнән артык хезмәткәр җәлеп ителгән. Комплекслы муниципаль геомәгълүмати
система процессларын автоматлаштыру 70% тан артык. Система РФ Хөкүмәтенең җир
һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмати ресурс булдыру проекты белән
интеграцияләнгән.
«Казан системасы беренчеләрдән
булып 35 киңлек мәгълүматларын автомат рәвештә тапшыруны көйләде», – дип
ассызыклады идарә башлыгы.
Узган ике елда шулай ук проект
редакцияләрен тикшерү һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр
кертү автоматлаштырылган. Күрсәтелгән чорда шәһәр территориясенең яртысыннан
артыгы цифрлаштырылган, бу эшләргә гомуми чыгымнар 60 млн сум тәшкил иткән.
«Шәһәр территорияләрен сканерлау
буенча зур эш алып барыла: 40 тан артык мәгълүмат системасы эшли, ясалма
интеллект нигезендә эшләнмәләр актив кертелә. Цифрлы технологияне кертү цифрлы
трансформация командасын ныгытуны таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә структур
үзгәрешләр дә планлаштырыла. Бүген әлеге блок, аның алдында торган бурычлар
әһәмияте буенча, иң төп юнәлешләрдән – төзелештән, социаль блоктан калышмый», –
диде шәһәр башлыгы.