Татарстан
башкаласында кышкы сезон ахырына кадәр 65 чаңгы старты планлаштырылган, алар
ялларда узачак. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә физик культура
һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Бу якшәмбе ярышларында катнашучы
чаңгычыларга тигез юллар телибез. Хоккей матчына чыгучыларның иң көчлеләре
җиңсен. Нинди генә очракта да спорт җиңә. Әйдәгез, спорт белән шөгыльләник һәм
сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына мэр Илсур
Метшин.
Якындагы спорт вакыйгасы 7 нче
февральдә узачак. «Ак Барс Арена» стадионы янындагы хоккей тартмасында «Алтын
алка» ярышларының шәһәр этабын ачу гала-матчы узачак, анда танылган хоккейчылар
яшь уенчылар белән бергә уйнаячак.
17 нче февральдә «Мирный»
чаңгы-биатлон комплексында Россия Герое Сергей Ашихмин истәлегенә чаңгы
узышлары буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге башланачак.
Ишегалды хоккей тартмаларында торак
комплекслар арасында хоккей буенча чемпионат оештырыла. Матчлар 23 нче һәм 24
нче февральдә узачак. Тулырак мәгълүматны «Өй янындагы спорт» проектының
социаль челтәрләр битләрендә белергә мөмкин.
57 нче Казан чаңгы марафоны
«Локомотив» стадионында узачак. Ярышлар 9 нчы мартта була. Ә чаңгы сезонын
Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны тәмамлаячак.
«Тормыш сөючеләр. Йөзьяшәрләр
уеннары» ярышларында катнашучылар өчен шулай ук шәһәрнең һәр районында
ярышларда катнашу мөмкинлеге әзерләнгән.
Сылтама буенча вакыйгалар турында тулырак
мәгълүмат алырга һәм һәр чараның программасы белән танышырга мөмкин.