ТР башкаласында сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең артуы күзәтелә. Бүгенге
көндә медицина оешмалары табиблар белән – 83,7% ка, ә урта медицина персоналы
белән 84,2% ка комплектланган. Югары күрсәткечләргә карамастан, шәһәрдә кадрлар
агымы 21,5% дәрәҗәсендә саклана. Проблеманы хәл итү өчен Казанда берничә проект
гамәлгә ашырыла, алар арасында – профильле сыйныфлар, корпоратив Telegram-канал
һәм «Табибларга рәхмәт» акциясе. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР сәламәтлек
саклау министры урынбасары – ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе
башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
«Медицина кадрлары республика
Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегаларының компетенциясендә, ләкин без әлеге
теманы игътибар белән күзәтәбез, чөнки табиблар җитмәү безне борчый. Табиблар
белән комплектлану 83% – начар сан түгел, әмма сырхауханәләрдә һәм дәвалау
учреждениеләрендә тар белгечләр буенча күрсәткечләр төрле», – дип билгеләп үтте
мэр Илсур Метшин. Ул кадрлар проблемасын хәл итү өчен төрле чаралар күрергә
кирәклеген өстәде: «Без инде мәктәп укучыларының табиблар эшенә кызыксынуын
арттыру өчен медицина сыйныфлары булдыра башладык. Быел беренче профильле
сыйныфларны тәмамлаучылар югары уку йортларына керәчәк. Башка стимуллаштыру
чаралары да кирәк», – диде шәһәр башлыгы.
Бүгенге көндә Казанның сигез
мәктәбендә медицина сыйныфлары ачылган, быел алардан 20 дән артык укучы
чыгарылачак. Беренче медицина сыйныфы укучысы Светлана Сорокина профильле югары
уку йортына укырга кергән. 2023 елда ул Казан дәүләт медицина университетының
педиатрия факультетында укый башлаган. Мәктәп укучылары өчен барлыгы 100 гә
якын экскурсия уздырылган, фикер лидерлары белән очрашулар һәм шәһәр
лагерьларында профильле сменалар узган.
Табиблар өчен дә проектлар гамәлгә
ашырыла. Мәсәлән, «Казан табиблары» корпоратив Telegram-каналы булдырылган, ул
2,5 меңнән артык кешене берләштергән. «Канал хезмәткәрләрнең корпоратив
культурасын үстерү өстендә эшләргә һәм актуаль мәгълүматны вакытында
урнаштырырга, сораштырулар үткәрергә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте
Владимир Жаворонков.
Әлеге юнәлеш буенча эшнең дәвамы
булып «Табибларга рәхмәт!» проекты тора, ул медицина персоналын һәм коммерция
секторы вәкилләрен берләштерә. Инициатива хезмәткәрләрнең матди булмаган
мотивациясен күздә тота – махсус платформада эшмәкәрләр медицина персоналына
ташламалар һәм бонуслар бирә ала. Хәзер акциянең партнерлары булып кафелар,
рестораннар, матурлык һәм флористика студияләре, автосалоннар, төзелеш
гипермаркетлары һ.б. тора. Февральгә ташламалар программаларын гамәлгә ашыру
планы эшләнгән.
Илсур Метшин проект турында
мәгълүматны шәһәр һәм федераль дәрәҗәдәге эшкуарларга җиткерергә кушты.
Икенче кварталга «Табибларга
рәхмәт» проекты шәһәрнең 50 медицина учреждениесендә 10 меңнән артык
хезмәткәрне һәм 50 дән артык партнерны үз эченә алачак, алар кимендә 50 бонус
тәкъдим итәчәк.