Мәскәү
районында, бина капиталь ремонтланганнан соң, 149 нчы балалар бакчасы
сәламәтлек үзенчәлекләре булган сабыйларны кабул итә башлады. Элек ул Левченко
бистәсендә иде, әмма ерак булганга һәм әти-әниләр үтенече буенча учреждение
Восстание урамында урнашкан 231 нче балалар бакчасы белән берләштерелгән. Бүген
мэр Илсур Метшин әлеге учреждениедә – шәһәрдә компенсацияләү профилендәге
балалар бакчаларының берсендә, шулай ук ТР башкаласында инклюзив уку процессын
оештыру буенча лидер булган 65 нче мәктәптә булып кайтты.
«Казан
өчен инклюзив белем бирү – мөһим юнәлешләрнең берсе. Шәһәрдә ике меңнән артык сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән бала бар. Аларның кайберләре балалар бакчаларына йөри, кайберләре
мәктәпләрдә укый. Без алар өчен махсус шартлар тудыруга игътибар итәбез. Моның
өчен биналарга капиталь ремонт ясала. Казанның һәр балалар бакчасында һәм
мәктәбендә үзенчәлекле балалар өчен шартлар тудырылырга тиеш. Беренче тапкыр
без мәктәпкәчә учреждениеләр өчен 14 миллион сумлык җиһазлар сатып алдык», –
дип билгеләп үтте Илсур Метшин инклюзия өлкәсенең әһәмиятлелеген.
Казанның
53 мәктәбендә һәм 64 балалар бакчасында үзгә ихтыяҗлары булган балаларны укыту
һәм тәрбияләү өчен махсус шартлар тудырылган. Инклюзия мәсьәләләренә зур
игътибар бирелә – бер ел эчендә генә шәһәрнең сигез гомуми белем бирү
учреждениесендә 54 кабинет ремонтланган. 24 млн сумнан артык суммага сенсор
бүлмәләре, психолог һәм логопед кабинетлары, сыйныфлар яңартылган. Ә мәктәпкәчә
учреждениеләр өчен беренче тапкыр 14 млн сумлык җиһазлар сатып алганнар.
Сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпләрдә махсус сыйныфлар ачыла, ә
балалар бакчаларында үсеш төркемнәре эшли. Шәһәрдә 53 гомуми белем бирү һәм 64
мәктәпкәчә учреждениедә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту һәм
тәрбияләү өчен уңайлы шартлар булдырылган. Балалар бакчаларында төрле
нозологияләр буенча бер меңгә якын бала өчен 125 төркем ачылган.
«Әти-әниләр
соравы буенча, уңайсыз локация аркасында, Восстание урамында шәһәргә якынрак
булган бина табылган. Без аны капиталь ремонтладык, барлык кирәкле җиһазларны
алдык», – дип искәртте мэр учреждениене реконструкцияләү сәбәбен.
Балалар
бакчасында биш төркем эшли, аларның һәрберсендә интеллектуаль җитешсезлекләре
яки катлаулы комбинацияле кимчелекләре булган ун бала бар. Балалар үсеше өчен
ике сенсор бүлмә каралган – берсе «релакс», икенчесе «динамика». Балалар
бакчасы мөдире Ольга Кузнецова сөйләвенчә, мондый бүлмәләр балаларның
психоэмоциональ халәтен тотрыкландыру өчен мөһим.
Балалар
белән 16 педагог эшли, һәркайсының стажы – якынча 10 елдан 40 елга кадәр.
Балалар
бакчасына капиталь ремонт 2022 елның маенда башланды, бу вакыт эчендә терәк
конструкцияләрне ныгыту, фасадны ремонтлау һәм җылыту, инженерлык челтәрләрен
һәм тәрәзәләрне алыштыру буенча эшләр башкарылды. Түбә ремонтланган, күләгә
ясаучы түбәләр урнаштырылган һәм тышкы эвакуация чыгу урыннары
җиһазландырылган. Белгечләр эчке отделка эшләрен һәм территорияне төзекләндерү
эшләрен башкарганнар.
«Балалар
үзләренең барлык сәләтләрен үстерә алалар, ата-аналар моңа шат, алар
профессиональ команданың эш нәтиҗәләрен күрәләр. Әлеге балалар бакчасыннан соң
мәктәпкә бару мөмкинлеге бар. Мондый мәктәп бик ерак түгел урнашкан. Ул
инклюзив белем бирүдә шундый лидерларның берсе булып тора», – дип билгеләп үтте
шәһәр башлыгы.
65
нче мәктәптә 2023 елда 1,9 млн сумлык биш инклюзив сыйныф ремонтланган. Бүгенге
көндә учреждениедә 576 укучы белем ала, шуларның 50 сендә аутистик спектр
бозылулары, психик үсешнең тоткарлануы яки терәк-хәрәкәт аппаратының бозылуы
бар. Ремонт нәтиҗәсендә мәгариф оешмасында үзгә ихтыяҗлары булган балалар өчен
уен бүлмәсе, ресурс сыйныфлары, дефектолог, логопед һәм психолог белән эшләү
өчен урыннар булган блок барлыкка килгән.
Мәктәптә
яңа махсус сыйныфлар ачу кирәк булган, чөнки 2017 елдан башлап үзгә ихтыяҗлары
булган укучылар саны берничә тапкыр арткан: әгәр ул вакытта бер параллельдә
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1-2 бала исәпләнгән булса, хәзер андый тугыз
кеше бар. Алар өчен хәзер мәктәптә 16 инклюзив сыйныф ачык. Моннан тыш,
мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен махсус төркем ачык, биредә булачак беренче
сыйныф укучылары дәресләргә ияләшә тора.
Илсур
Метшин «Лапа дружбы» конкурсында җиңгән грант акчасына яңартылган сенсор
бүлмәсендә булды. Учреждение директоры Жанетта Соркина сөйләвенчә, бүлмәдә коры
бассейн, яктылык-тавыш җиһазлары, йомшак һәм тактиль модульләр барлыкка килгән.
Мондый җиһазлар балаларга күрү, тою, ишетү, ис сизү һәм вестибуляр аппаратны
үстерергә ярдәм итә.
Шулай
ук Мэрга элек кулланылмаган киңлек булган яңа блокны күрсәттеләр. Бинада ремонт
ясаганнар һәм аларны тулысынча җиһазландырганнар.
Мәктәптә
ресурс кабинетлары да яңартылган, анда балалар ял итә яки биремнәрне эшләп
бетерә ала.
Учреждениедә
инклюзия мәсьәләләрен хәл итүгә комплекслы карыйлар – 2023 елның мартында
мәктәптә «үсеш векторы» консультация хезмәте ачылды, киләсе айда ул яңадан эшли
башлаячак. Белгечләр психологик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтәләр,
балаларны тәрбияләү һәм социализацияләү мәсьәләләрендә ата-аналарга мәгълүмат
бирәләр. Ярдәмне балаларның әниләре дә, әтиләре дә, шулай ук ятим балаларны үз
гаиләләренә кабул итәргә теләүчеләр дә ала. Хезмәт вакытында белгечләр 10 мең
шундый хезмәт күрсәткән.
Бүгенге
көндә 64 балалар бакчасында һәм 53 мәктәптә үзгә ихтыяҗлары булган
балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен махсус шартлар булдырылган. Дәресләргә
ишетү, күрү, сөйләм, терәк-хәрәкәт аппараты бозылулары, психик үсешнең
тоткарлануы, акыл үсеше артта калуы, аутизм спектрының бозылуы күзәтелгән ике
меңгә якын бала йөри.
Диләрә
Гафурова, Юлия Летникова