(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь, Диләрә Гафурова). Яңа ел алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин Ратушада федераль, республика һәм шәһәр ММЧ вәкилләре белән традицион очрашу үткәрде. Журналистлар белән сөйләшүдә ул узып баручы елга йомгак ясады һәм БРИКС уеннары, М12 трассасы, транспорт инфраструктурасын үстерү, туристларны җәлеп итү бәйле һ.б. сорауларга җавап бирде.
Илсур Метшин ассызыклаганча, илдә генә түгел, дөньяда да катлаулы геосәяси вәзгыятькә карамастан, Казан икътисади күрсәткечләр буенча үсүен дәвам итә. Быел беренче тапкыр 1 млн 320 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
«Бу артында зур эш ята торган җитди сан. Төзелеш тармагы – шәһәр икътисады индикаторларының берсе», - дип билгеләп үтте ТР башкаласы Мэры.
Эчке территориаль продукт күләме 1,3 трлн сумга җиткән, аның 42% ы кече һәм урта эшкуарлык өлешенә туры килә. Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә 360 мең кеше эшли, кече һәм урта эшкуарлыктан салым керемнәре якынча 8,5 млрд сум тәшкил итә – бу шәһәр бюджетының барлык салым керемнәренең 48% ын алып тора. Казанда 100 меңгә якын үзмәшгуль эшли. Сәнәгать җитештерүе индексы 9 айда 102,2% тәшкил итә. «Без һаман да сәнәгать амбары булып калабыз. Моннан тыш, шәһәрдә, илдә кебек үк, фән, IT-технологияләр үсеш алуын дәвам итә», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин туристлык өлкәсе күләменең артуына аерым тукталды. Аның сүзләренчә, быел Казан 3,8 млн турист дәрәҗәсенә чыккан. 10 ай эчендә ТР башкаласы кунаклары 19,2 млрд сумлык транзакцияләр ясаган. Отельләрнең уртача еллык йөкләнеше 66,6% тәшкил итә.
Шәһәрдә социаль объектларны файдалануга тапшыру буенча эшләр дәвам итә. Быел 6 мең укучыга дүрт яңа мәктәп төзелә, шулай ук 300 урынга исәпләнгән 19 нчы гимназиягә янкорма күтәрелгән. Быел беренче сыйныфка шәһәрнең 20 мең баласы кергән. «Бер параллельдә 15-20 сыйныф бар. «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашырган өчен Россия Президентына, шулай ук республика бюджетыннан мәгариф учреждениеләре төзелешенә акча бүлеп биргән өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт», – диде Илсур Метшин.
Казанда инклюзия үсә – 2023 елда 49 нчы мәктәптә спорт залы ачылды, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен учреждение территориясендә ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелде. Совет районында икенче уку-күнекмә фатиры эшли башлаган, шулай ук тегү остаханәсе һәм коворкинг белән «Барысы да балалар өчен» инклюзив үзәге ачылган.
Казан җәмәгать киңлекләре белән үсүен дәвам итә. Августта «Светлая долина» ТК янындагы паркның беренче чираты кысаларында төзелеш тәмамланган, анда Нокса елгасы буйлап брусчатка һәм велоюллар салынган, памп-трек урнаштырганнар. Төзекләндерелгән киңлекләр 550 гектарга кадәр үсә – бу Кремль дамбасы буйлап велосипедта йөрү маршруты, Балыкчы бакчасы, Юныс мәйданы. Шулай ук Серов урамындагы скверны һәм аның исемендәге парктагы керү төркемен төзекләндерә башлаганнар. «Горький исемендәге паркта эшләрнең беренче өлешен без төгәлләдек. Объектны киләсе елда БРИКС уеннарына кадәр тапшырырга өметләнәбез, - дип уртаклашты шәһәр башлыгы.
Башкала Мэры сүзләренчә, җәмигъ мәчетен төзү проектын эшләү, шулай ук Г.Камал исемендәге театрның 48 мең кв.м артык мәйданлы яңа бинасын төзи башлау елның эпоха вакыйгалары булып тора. «Республика җитәкчелеге эшләрне 2025 елга тәмамларга ниятли», - дип хәбәр итте Илсур Метшин.