(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче декабрь, Камилә Вилданова). «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Казан Мэриясенең иң яхшы ел командасы» конкурсына йомгак ясалды. Быел Гран-прины да бирергә карар кылынган – бүләккә Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре ия булды. Җиңүчеләрне шәһәр Мэры Илсур Метшин котлады.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 25 кешелек коллективлар арасында елның иң яхшы коллективы дип Муниципаль архив идарәсе игълан ителде. 70 кешегә кадәрлеләр арасында ел командасы итеп Конкурентлык сәясәте һәм сатып алулар буенча дирекция хезмәткәрләре танылды. Ә 70 кешедән күбрәк булган коллективлар арасында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе җиңүче булды.
Аерылып торган хезмәткәрләр өчен аерым дүрт номинация билгеләнгән: «Инновацияләр лидеры», «Елның һөнәри казанышы», «Ел ачышы» һәм «Корпоратив культура лидеры». Дипломнарны шәхсән Илсур Метшин, шулай ук шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров тапшырды.
Җиңүчеләрнең исемнәре язылган конвертлар урынына сәхнә өстенә кинетик шарлар эленде. Мәсәлән, алар инновацияләр лидеры булып Кадрлар сәясәте идарәсенең яшьләр карьера проектлары бүлегенең беренче категорияле эксперты Рөстәм Хәйруллинның билгеләнүен күрсәттеләр.
Әлеге номинациядә социаль әһәмиятле инициативаны уңышлы тормышка ашырган өчен махсус бүләк белән Мәгариф идарәсенең Киров һәм Мәскәү районнары буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе Татьяна Ершова бүләкләнде.
Парклар һәм скверлар дирекциясенең махсус проектлар һәм Казансу елгасы яр буе кураторы Юрия Гыйззәтуллина елның һөнәри казанышы дип билгеләп үтелде.
«Ел ачышы» номинациясендә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең физик культура һәм спорт бүлеге башлыгы Александр Рылов җиңде.
Ә «Корпоратив культура лидеры» исеме берьюлы ике хезмәткәргә – Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Илмира Уразовага һәм Совет районы администрациясенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Полина Лоскутовага бирелде. Бу номинациядә махсус бүләк Шәһәрне үстерү институтына эләкте.
«Ике бәхәссез факт бар. Беренчесе: Казан – җир йөзендәге иң яхшы шәһәр. Икенчесе: бу шәһәрдә иң яхшы командалар эшли. Барыгызны да да Яңа ел белән котлыйм», - диде Денис Калинкин.
«Казанда 1 миллион 300 мең кеше яши, һәм һәркем шәһәр үсешенә үз өлешен кертә. Һәр ел турында авыр булды дип әйтәбез. Киләсе елның нинди булачагы турында ниндидер борчылу бар. Бигрәк тә геосәяси шартларда. Без эпицентрда, чөнки Казан – илнең иң мөһим төбәгендәге сакраль шәһәр. Мин Казан халкы исеменнән дәүләт башлыгы Владимир Владимирович Путинга, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәсем килә. Бүгенге көндә гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларга рәхмәт. Аларның аналоглары юк, алар ярдәмендә без бик күп эшләр башкардык. Россиядә бер генә шәһәр дә Казанга Рөстәм Нургали улы Миңнеханов күрсәткән ярдәмне тоймый», - диде Илсур Метшин.
ТР Рәисе указы белән җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов һәм элегрәк шәһәр Башкарма комитеты Аппаратының Эш алып бару идарәсе протокол бүлегенең баш белгече вазыйфасын биләгән Рәмзия Нуруллина бүләкләнде.
«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медальләре белән Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең торак сәясәте бүлеге башлыгы Гөлнара Абдулманова, Башкарма комитет Аппаратының Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе баш белгече Лиса Бойкова һәм Казан шәһәр Думасы аппаратының баш белгече Лилия Исламова билгеләп үтелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән Совет районы администрациясенең оештыру һәм кадрлар эше бүлеге эксперты Ибраһим Закиров бүләкләнде.
«Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Ирина Митченковага бирелде.
«Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исеме Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе баш инженеры Марсель Сәлаховка бирелде.
Казан Мэры боерыгы белән «Казан шәһәре файдасына башкарган хезмәтләре һәм батырлык өчен» билгесе белән Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе техник бүлеге инженеры Марина Авдошкина бүләкләнде.
«Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» билгесе белән элек Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисенең беренче урынбасары вазыйфасын биләгән Әлфир Идиятуллинны, Башкарма комитет Аппаратының Эш алып бару идарәсе башлыгы урынбасары Альбина Садриеваны һәм Башкарма комитет Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Токмаковны бүләкләделәр.